Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бушаган парламент мандаты өчен алдан тавыш бирү үтте

“Бердәм Россия” сәяси партиясе 28 нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан (ул февральдә фаҗигале төстә һәлак булды) бушаган парламент мандатына кандидатлар арасында алдан тавыш бирү үткәрде.

Депутат мандатына Олег Морозов һәм Марсель Сираҗиев дәгъва кылалар.

Районда алдан тавыш бирү 25 майдан 29 майга чаклы барды. Бездәге 501 сайлаучының  498е (99 процент) электрон юл белән тавыш биргән.

Әлкилеләрнең кемгә өстенлек бирүе 1 июньнән соң мәгълүм булачак.

 

Олег Викторович Морозов 1953 елда Казанда туган. Татарстан башкарма власть органыннан РФ Федерация Советы әгъзасы. 1994-2012 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Марсель Рөстәм улы Сираҗиев 1989 елда Казанда туган. “Нэфис Косметикс” – М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты менеджеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев