Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел 119 юл-транспорт вакыйгасы булган

Ел башыннан бирле районыбыз территориясендә 119 юл-транспорт вакыйгасы булган.

 

Аварияләрдә 1 кешенең гомере өзелгән, 10 кеше җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләр арасында 3 бала да бар. Шулай ук 187 транспорт чарасына зарар килгән. Тугыз ай дәвамында  ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1696 очрагын ачыклаган. Шул исәптән руль артына исерек килеш утырган 40 йөртүче тоткарланган. Балаларны махсус креслоларда йөртү кагыйдәсен  бозучылар саны – 26 га, хәвефсезлек каешын каптырмый йөрүчеләр 305 кә җиткән. Транспорт йөртү таныклыгыннан башка гына рульгә утырган 10 кеше ачыкланган, 7 йөртүче юлда җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән. 91 йөртүче хәрәкәт тизлеген арттырган, 14 е каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ  штрафны вакытында түләмәгән 94 кешегә карата материаллар судка юлланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев