Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел 23 янгын булган, чүп-чар һәм кипкән үләннәр янып китүнең 5 очрагы теркәлгән

 6 торак йорт янып көлгә әйләнгән, ут-күз китергән зыян 2500 мең сумнан артык тәшкил иткән.

  Иң аянычы – утта 4 кеше һәлак булган.

Бу хакта безгә район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов хәбәр итте.

Янгыннар китергән зыянның яртысыннан артыгы торак секторына туры килә. Ут эчендә кешеләр гомере өзелү торактагы хәвефсезлек мәсьәләсенең иң мөһим проблема булуын кабат искәртә.

Анализ күрсәткәнчә, ут-күзнең күбесе төнлә чыга. Бу вакытта еш кына кешеләр янгынны үзвакытында абайлап һәм аны сүндерү чараларын күреп өлгерә алмый.

Радис Инсапов әйтүенчә, өй һәм фатирларда янгын күбесенчә төзек булмаган мичләргә ягу, электр челтәрләренең тузган булуы яисә өйдә тәмәке тарту, ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Өстәвенә, торак биналар төзелешендә һәм йорт җиһазлары ясаганда файдаланыла торган заманча материаллар янганда кеше өчен бик куркыныч булган газлар бүленеп чыга, һәм бик еш нәкъ менә шул фаҗигале нәтиҗәләргә китерә.

Өлкән инспектор раславынча, бүген уттан саклануның иң нәтиҗәле чараларының берсе – автоном янгын хәбәрчеләре файдалану. Аларның иң киң таралганнары – төтен приборлары. Болар янганда чыга торган газларны һавада “тотып алып”, кисәтүче сигнал бирәләр. Әлеге сигнал тавышы бинада йоклап яткан кешене дә уята ала. Торак йортларларда янгын куркынычы аеруча зур, чөнки аларның байтагы мич ягып җылытыла, шактыенда электр челтәрләре тузган була. Ә югарыда аталган приборны урнаштыру янгын турында вакытында хәбәр итәргә, шул рәвешле үзегезне һәм якыннарыгызны бәладан сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Безнең Әлки районында 2016-2018 елларда 119 торак йортта автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган. Быел шулай ук имин булмаган һәм күп балалы гаиләләр, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары яшәгән 15 йортта район башлыгы ярдәме белән әлеге саклану приборлары куелган.

Бу, билгеле, янгыннарны һәм анда кешеләрнең зыян күрүен булдырмау максатында эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев