Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел 9 кеше эчкечеләр исемлеген тулыландырган

Быелның беренче кварталында район үзәк хастаханәсендә 6 кешене эчкече буларак исәпкә алганнар. Шуның өстенә исерткеч эчемлекләрне еш кулланып, вакыт-вакыт үзләренең ана булуларын, балалары турында кайгыртырга тиешлекләрен дә онытып җибәрүче 3 хатын-кызны да теркәп куйганнар табиблар.

Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә, димәк, кайсы яктан әйләндереп карама, ул аны мәгънәле һәм бәхетле итеп яшәргә тиеш. Моның өчен аның акылы, сәламәтлеге, теге я бу өлкәдә үзен күрсәтү өчен сәләте бар. Ә ул тормышының бер мизгелендә әлеге дә баягы “яшел елан” белән дуслашып ала да, табигатенә, асылына хыянәт итеп, эчкечелеккә сабыша. Ярый әле, бу гадәте белән үз-үзенә генә зыян китерсә. Ләкин бит исерекнең ата-анасы, тормыш иптәше һәм балалары, тирә-күршеләре бар, һәм алар да аның яман гадәтләреннән зыян күрә.

–Бездә  хәзерге вакытта социаль яктан куркыныч хәлдәге 13 гаилә исәптә, шуларның җидесе күпләп аракы эчәләр. Аларның кайберләре исерткеч эчемлек кулланып агулангач эләгә хастаханәгә, кайберләрен социаль яклау бүлеге җибәрә. Авыр хәлдәгеләргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Ә аннары  алар поликлиникадагы наркологик кабинетта исәпкә куела. Мондый кешеләргә аракы эчүнең нинди куркыныч нәтиҗә белән тәмамланырга мөмкинлеген аңлатырга тырышабыз, профилактик әңгәмәләр үткәрәбез. Билгеле инде, яман гадәт тормыш рәвешенә әверелгән кешене тиз генә туры юлга борып кертү ансат түгел. Чөнки алкоголизм авыру да бит әле ул. Әйе, үзе сайлап, теләп алган авыру. Әмма, ничек булса да, мондый кешеләрне дәваларга, җәмгыятькә кайтарырга кирәк. Шуңа күрә үз пациентларыбызны ай саен күзәтеп торабыз, кирәк икән, ресспублика наркологик диспансерына дәваланырга озатабыз,­–дип сөйли район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы Равилә Әхмәтшина. Аның әйтүенчә, соңгы тапкыр кырык яшьләр  тирәсендәге ике хатын-кызны шунда озатканнар. Терелеп, аек тормышка күчәрләрме? дигән сорауга ул:

–Барысы да үзләреннән тора. Дәвалау чаралары аларга бу мөмкинлекне бирә. Әмма диспансердан кайткач, элеккечә яшәүләрен дәвам итсәләр, уңай үзгәрешкә өмет юк,–дип җавап бирде.

Эчкечеләр турында район хокук бозуларны кисәтү комиссиясенең күптән түгел булып узган утырышында да сүз булган иде. Район үзәк хастаханәсе табибәсе Эма Шәйхетдинова исерекләр арасында үлем-җитемне кисәтү хакында зур борчылу белән сөйләде, авыл җирлекләрендә яшәгән млндый кешеләрнең һәркайсына карата игътибар кирәклегенә басым ясады. Әйе, аракыны якын дусты итеп сайлаучыларны авыл җирлекләренең башкарма комитетлары да кайгырта, аларны контрольдә тотарга тырыша. Чөнки үз-үзенә кул салу, кышкы салкыннарда туңып, аракы белән агуланып үлү кебек фаҗигаләр нәкъ менә шундый райондашларыбыз арасында еш була бит.

Җәмгыятьне борчыган тагын бер бәла – наркотиклар кулланучылар. Равилә Әхмәтшина әйтүенчә, быел аларның исемлегенә ике кеше өстәлгән.

–Узган елда наркотиклар белән бәйле рәвештә 4 кешене исәпкә алган идек. Аларны даими күзәтеп торабыз, ай саен тестлар ярдәмендә тикшерәбез. Ел буена наркотиклар кулланмаганы расланса, андый кеше исәптән төшерелә. Киресе булганда пациентыбызны республика диспансерына реаблитация үтәргә юллыйбыз,–дип аңлата ул.

Сүзне йомгаклап шуны да әйтик: район үзәк хастаханәсендә әлегә табиб-нарколог юк. Шунлыктан атна саен чәршәмбе һәм җомга көннәрендә мондый белгеч Спас район хастаханәсеннән килеп йөри. Ул 15.00 сәгатьтән кабул итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев