Әлки районында быел коррупция юнәлешендәге 56 закон бозу очрагы ачыкланган
Районда федераль законнар нигезендә коррупциягә каршы чаралар эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. Бу эштә прокуратураның да роле зур.
Дәүләт һәм муниципаль органнарда коррупция чагылышларын кисәтү буенча үзвакытында нәтиҗәле чаралар күрүгә аеруча әһәмият бирелә.
Коррупциягә каршы торуның 2018-2020 елларга исәпләнгән милли планын гамәлгә ашыру йөзеннән дә шактый эш башкарыла. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү камилләшә, интернет-кабул итү гамәлгә керде. Кешеләр теләсә нинди сорау, шул исәптән коррупция очраклары турындагы хәбәрләр белән шунда мөрәҗәгать итә ала.
Агымдагы елда район прокуратурасы коррупция юнәлешендәге 56 закон бозу очрагын ачыклады. Узган елның бу чорында шундый 42 бозу фаш ителгән иде. Быелгы бозуларның 23е муниципаль хезмәт башкару белән бәйле булса, 31е дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу өлкәсенә карый. Ике очрак бүтән органнарда ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча закон бозуларны бетерү турында 13 күрсәтнамә юлланды. 13 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка, берсе административ җаваплылыкка тартылды.
Җирле үзидарә органнарының 43 норматив хокукый актында коррупция факторлары ачыкланды. Аларны төзәтү максатында 43 протест җибәрелде, алар буенча тиешле чаралар күрелде.
Прокуратура муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре тапшыра торган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм милек характерындагы бурычлар турындагы мәгълүматларның ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен һәм тулылыгын да даими тикшереп тора. Быел әлеге юнәлештә төгәлсезлекләр ачыкланмады. Ә узган 2019 елда муниципаль хезмәткәрләрнең керем-чыгымнары һәм мөлкәтләре турында тулы булмаган мәгълүматлар бирү фактлары бар иде. Алар буенча чаралар күрелде, гаеплеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Ел башыннан бирле районда коррупция юнәлешендәге бер җинаять теркәлде. Хәзер әлеге җинаять эше Әлки район судында карала.
2019-2020 елларда районда ришвәтчелек фактлары теркәлмәде.
Луиза Хәйруллина,
Район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы.
Сезнең фикер
Коррупцияне авызлыклау өчен нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсыз?
(Как, по вашему)
Алмаз Зарипов, район эшмәкәрләр советы җитәкчесе:
- Коррупция – җәмгыятьнең нигезләрен какшатучы, хурлыклы күренеш. Аны җиңү дә ансат булмас. Минемчә, коррупцияле җинаятьләр өчен җаваплылыкны кырысландырырга кирәк. Кеше бюджетны үз кесәсе белән бутаган икән, бик зур штрафлар түләсен. Аннан соң, закон бозган беркем дә җәзасыз калмаска тиеш. Балык башыннан бозыла, дигән гыйбарә дә бар бит әле, бу яман хәлгә каршы көрәшне өстән үк башларга кирәк. Халык арасында аңлату эшләре алып бару, фаш ителгән коррупция очракларын, гаеплеләргә карата нинди чаралар күрелүен массакүләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктырту да мөһим дип саныйм.
Сания Гыймадинова, Алпар фельдшер-акушерлык пункты мөдире:
- Коррупцияне барыбыз да гаеплибез, чөнки ул җәмгыятьнең үсешен тоткарлый, тормышыбызга зур зыян сала. Тик бит, уйлап карасаң, әлеге яман күренешнең җәмгыятьә тамыр җәюенә һәммәбез гаепле. Соңгы вакытта теге яки бу мәсьәләне тизрәк һәм уңай хәл итү өчен таныш-белешлек аша эш йөртү, кемнедер “бәхилләтү” кебек нәрсәләр гадәти хәл дип санала башлады. Коррупциягә нокта куярга, дибез икән, бу эшне үзебездән башлыйк. Һәр мәсьәләне закон нигезендә хәл итеп була бит. Мин үзем коррупцияне җиңү дигәндә яшьләргә зур өметләр баглыйм. Алар акыллы, белемле, заманча карашлы, ришвәтчелекнең дә тамырына балта чаба алырлар.
Павел Шапеев, Чуаш Борнае мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:
- Бөтен халык бер булып тырышканда гына коррупциягә чик куеп булачак. Моны һәркем үзеннән башларга тиеш. “Бирмәскә дә, алмаска да” дигән принципны мин бик хуплыйм. Кеше өчен матди байлыклар түгел, ә рухи кыйммәтләр беренче урында булырга тиеш. Шул чакта җәмгыятьтә ришвәтчелек кебек әхлаксызлыкка, законсызлыкка урын булмас иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев