Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында былтыр балалар туу арткан, әмма никахлар кимегән

Үтеп киткән елга йомгак ясаганда бигрәк тә демография күрсәткечләре белән кызыксынабыз.

Балалар күпме туган, яшь гаиләләр артканмы? Болар бик әһәмиятле. Мәгълүм ки, теләсә кайсы дәүләтнең төп байлыгы – кешеләр. Илнең кайсы тармагында ниләр генә эшләнмәсен, барысы да кеше бәхете һәм иминлеге өчен башкарыла.

2018 елда без, әлкилеләр, ничек яшәдек соң? Районның демография вәзгыяте белән безне ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина таныштырды.

 

 

Бәбиләр күбрәк туды

Былтыр район ЗАГС бүлегендә яңа туган 133 бала теркәлгән. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу шактый күп (2017 елда 109 бәби исәпкә алынган иде). Ә соңгы тугыз елда районда иң күп бала 2010 елда дөньяга килгән. Ул елны ЗАГС бүлегендә 253 бәби теркәгән булганнар. Тулаем республикада исә балалар тууның кимүе күзәтелә. “Бу узган гасырның 90 нчы елларында балаларның аз тууы белән дә бәйле. Хәзер менә алар үсеп җитеп, гаилә кору, бәби табу яшенә җитте”,–ди Энҗе Хәлиуллина.

Һәр елдагыча, былтыр да ир балалар күбрәк туган (70 малай, 63 кыз). Гаиләдә икенче булып туган бәбиләр (53) күпчелекне тәшкил итә. 35 сабый әти-әнисенең беренче шатлыгы булып дөньяга аваз салган. 22 нарасый – гаиләдә өченче, 23 е дүртенче һәм аннан соңгы булып дөньяга килгән.

17 бала тулы булмаган гаиләләрдә туган, аларны ялгыз аналар үстерә. Ә 22 балага карата ата булуны раслау турында актлар төзелгән. Бу никахлары рәсмиләштерелмәгән гаиләләрдә бала тугач, ирләрнең әни кеше ризалыгы белән баланың әтисе булуын тануы, аңа үз фамилиясен бирүе дигән сүз. Узган ел бер бала уллыкка алынган.

Балаларга иң еш кушылган исемнәр – Милана, Эмиль, Камил, Ясминә, Шамил, Кәрим, Дарья, Полина, Арсений, Артем, Дмитрий, Елизавета. Сирәк бирелгән исемнәр – Теона, Доброслав, Зәйнәп, Фатыйма, Әмирхан.

Узган ел  иң яшь әни 16 да, иң яшь әти 18 дә булган. Иң олы әни 42 яшьтә, иң олы әти 54 тә бала биләгәннәр.

Исем алыштыру турында 5 акт төзелгән. Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, болар барысы да фамилияләрен үзгәртүчеләр.

 

Мәхәббәтне саклый белергә дә кирәк

2018 елда районыбызда 79 гаилә төзелгән. Бу аннан алдагы елдагыдан азрак (2017 дә 86 пар никахлашкан иде). Гомумән, соңгы тугыз елда өйләнешүчеләр саны былтыр иң азы булган. Республика күләмендә дә нәкъ шундый вәзгыять. Бу еллар эчендә районыбызда иң күп гаилә коручылар 2011 елда күзәтелгән (146 пар).

Республика буенча яшьләрнең соң никахлашуы тенденциясе саклана икән. Ә бездә өйләнешүчеләрнең уртача яше 25 яшь тирәсе.

Иң яшь кәләш – 18 дә, иң яшь кияү 17 дә гаилә корганнар. Гаилә бәхетен тату беркайчан да соң түгел – иң олы кияү һәм кәләш 67 яшьтә өйләнешкәннәр.

Былтыр районда 16 катнаш никах теркәлгән. Ә 25 кеше (11 ир-ат, 14 хатын-кыз) кабат гаилә төзегәннәр.

Ә менә аерылышучылар саны шактый арткан. Былтыр 44 пар законлы төстә араларын өзгән. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 10 га күбрәк.

Дүрт пар үзара ризалык белән аерылышканнар. Мал-мөлкәт бүлү буенча дәгъвалары һәм балигъ түгел балалары булмаган ир белән хатынның никахын ЗАГСта ук өзәләр. Калган парлар суд карары буенча аерылышкан.

–Күбесенчә гаилә стажлары 10 елга да тулмаган, 30-34 яшьләрдәге парлар аерылыша. Узган ел шундый 32 гаилә таркалды, –ди Энҗе Хәлиуллина.

Никахларын өзгән өч гаилә исә бергә ике ел да яшәп өлгермәгәннәр.

Аерылышырга дип гариза тотып килүчеләрнең теләген шунда ук канәгатьләндерергә тормыйлар, билгеле. Аларны ашыкмаска, кат-кат уйлап эш итәргә үгетлиләр. Чыннан да, төрле мохиттә үскән-тәрбияләнгән ике яшь кешегә уртак тормыш белән яшәп китү ансат кына түгел. Тормышта төрле каршылыклар, аңлашылмаучылыклар да чыгып куя. Өстәвенә, торырга даими фатирың булмаса, акча җитмәсә... Әмма бер-берсен яраткан ир белән хатын мондый вакытлыча авырлыкларны үткәреп җибәрә белергә дә тиеш. Аның өчен түземлелек, дәшми кала белү, бер-береңне аңларга тырышу кирәк. Юкка гынамени хәзер белгечләр яшьләрне гаилә тормышына мәктәптән үк әзерли башлауны алга сөрә.

 

Гомерләр бирелә бер генә

Иң авыры – кеше гомерләре өзелү. Район ЗАГС бүлегендә былтыр үлем турындагы 293 акт төзелгән. Бу аннан алдагы елдагыдан ике очракка күбрәк. Бакыйлыкка күчүчеләрнең 147 се – ир-атлар, 146 сы – хатын-кызлар.

Хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләрнең гомер уртасында арабыздан китеп баруы  аерата үкенечле. Былтыр 60 яшькә дә җитмәгән 46 ир-ат һәм 55 е тулмаган 18 хатын-кыз якты дөнья белән саубулашканнар.

Үлемгә китерүче сәбәпләр һаман шул – йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш чирләре, төрле фаҗигаләрдә гомерләре өзелүчеләр дә бар.

Күрүебезчә, рәхәтләнеп яшәр чагында  дөньядан китеп баручыларның күпчелеге – ир-егетләр. Узган 2018 елның Ир-атлар сәламәтлеген саклау елы игълан ителүе дә очраклы түгел бит. Табиблар күпчелек ирләрнең саулыкларына битараф булуларын, хастаханәгә диспансерлаштыру тикшерүләрен үтәргә дә телә-теләмәс килүләрен әйтәләр. Сәламәтлек саклау  министрлыгында эшләүче бер чиновник үз чыгышында: “Ирләрен поликлиникага тикшеренергә хатыннары алып килсен иде!” дип тә әйткән иде.

Кешеләрнең сәламәтлеген саклау, уртача гомер озынлыгын арттыру, аерылышучылар санын киметү, ишле гаиләләр булдыру – республикабыз үсеш стратегиясенең төп бурычлары. Билгеле, боларның күбесе үзебезгә дә бәйле. Гомер озынлыгы бит сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, дөрес туклануга да бәйле. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклап яшик, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, гаилә кыйммәтләренең кадерен белик.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев