Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында былтыр янгыннарда дүрт кеше гомере өзелгән, 2,5 миллион сум матди зыян килгән

Янгын – иң куркыныч бәлаләрнең берсе. Бернине дә аямаучы бу хәвефтән саклану өчен үткәндәге фаҗигале хәлләрдән сабак алырга кирәк.

Дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, узган ел районыбыз территориясендә 24 янгын булган. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 41,18 процентка күбрәк. Янгыннарда 4 кеше һәлак булган. Ут-күз район халкына 2,5 миллион сумнан артыграк матди зыян салган.

2018 елда чыккан янгыннарның 80 проценты торак секторына туры килә.

Әлеге фаҗигаләрнең сәбәбе нинди соң? Дүрт янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан. Дүрт кеше үлеменә китергән янгыннарның да сәбәбе шул.

10 янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп туган. Тугыз очракта мичләрне тиешенчә кулланмау янгынга сәбәп булган. Бер янгын ут төртү аркасында чыккан.

Өч кеше эчеп исерүләре аркасында янгын корбаны булган. Утта гомере өзелүчеләрнең берсе исә – өлкән яшьтәге инвалид.

–Исерткеч эчемлекләрне чамасыз куллану беркайчан да яхшылыкка илтми. Алкоголь еш кына янгынга һәм кешеләр үлеменә китерүче сәбәп булып тора. Моны һәркем исендә тотсын, үзенең һәм бүтәннәр тормышын куркыныч астына куймасын иде,–ди янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов.

Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр, авырулар, инвалидлар мәкерле ут каршында көчсез. Бигрәк тә алар ялгыз яшәсә. Шуңа күрә дә өлкән яшьтәге әти-әниләрнең, туганнарның, күршеләрнең ешрак хәлен белеп торырга кирәк.

Радис Инсапов әлкилеләрне электр приборларыннан файдаланганда, мич якканда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә, кулдан ясалган җылыткычлардан файдаланмаска өнди.

Үткәннәрдән сабак ала белик, ут-күз чыкмасын өчен барлык саклык чараларын да үтик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев