Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бәйрәм ярминкәсе бара

Татарстан Конституциясе көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Базарлы Матак авылында зур ярминкә оештырылды.

Базарлы Матак авылы үзәгендә бәйрәм ярминкәсе уза. Иртән үк сәүдә рәтләре сатып алучыларын кабул итәргә әзер иде. Өстәлләрдә теләгән кешеләр барысын да таба ала. Үгез ите, кош ите, балык, сөт продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш, тозланган продукция, аяк киеме, хуҗалык кирәк-яраклары, инструментлар һәм башкасын яхшы бәяләрдән сатып алырга мөмкин. Район аграрийлары печән, салам, көрпә, солы, бодай тәкъдим итә, алар балалар иҗаты йорты каршында урнашкан. Авыл җирлекләре һәм мәктәпләр үз продукцияләрен «Колос» кинотеатры каршындагы мәйданда тәкъдим итәләр.

Ярминкәне бәйрәм концерты белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ямьләндерде. Аларның җырлары белән сәүдә дә күңеллерәк бара. Сатып алучылар тәмле кайнар шашлыкны авыз итә, камыр ризыклары һәм коймак белән хуш исле чәй эчә алалар.

Крайнов урамы буенча юлны иминлек максатыннан район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре япты. Роспотребнадзор белгече Алмас Абзалов ковидка каршы чараларның үтәлешен күзәтә. Ул ярминкәдә катнашучыларга кешеләр күпләп җыела торган урыннарда шәхси саклану чараларын, шулай ук перчаткаларны (сатучыларга) кияргә кирәклеге турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев