Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бәйрәмнәр алдыннан җитди сөйләшү

Алда безне бәйрәм һәм әһәмиятле вакыйгалар белән үтәчәк ай көтә.

Бу атнада Корбан бәйрәме, аннары 30 август – Республика көне. 1 сентябрьдә яңа уку елы башлана, ә 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Билгеле, боларның барысы да районда оешкан төстә, тыныч һәм имин үтәр. Чөнки моның өчен кирәк булган барлык чаралар да инде хәзердән үк күрелә. Алар турында террорчылыкка каршы район комиссиясе һәм оператив төркеме утырышында кабат сөйләштеләр, җентекләп тикшерделәр.

 

 

Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Авыл клубларында, мәдәният йортларында күрелә торган саклык чаралары хакында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, мәдәният учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда нишләргә кирәклеге  хезмәткәрләргә мәгълүм, чөнки алар белән төрле киңәшмә-семинарлар да үткәргәннәр, боерык белән җаваплыларны билгеләп куйганнар, күренеп торган җирләргә эвакуацияләү планы, тиешле службаларның телефон номерлары урнаштырылган.

–Һәр кергән кеше махсус журналга теркәлә. Көн саен клубларның тирә-якларын берничә тапкыр карап-тикшереп торабыз. Барлык мәдәният учреждениеләрендә тикшереп кертү режимы эшли,–дип ышандырды җитәкче. Моңа өстәп, район башлыгы алга таба клубларда видеокүзәтү системасы булдыру мәсьәләсен күтәрде.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең сакланышы хакында әйтеп үтте. Барысы да эшләнгән кебек, әмма биредә дә заман таләп иткәнчә саклык системасы белән җиһазласак, әйбәтрәк булачак икән. Ләкин моның өчен зур суммалы акча кирәк, республика ярдәменнән башка булдырып булмас. Мәгариф җитәкчесенә үсмерләрнең интернет челтәрендә нинди темалар белән кызыксынуын да белеп торырга киңәш иттеләр. Бүгенге вәзгыятьтә бик тә актуаль мәсьәлә бу.

Террорчылык, экстремизм безнең авыл җире өчен ят ул, дип уйлау ялгышлык, диләр белгечләр. Шуңа күрә комиссия утырышларында авыл җирләрендә нинди саклык чаралары күрүләрен гел тикшереп торалар. Бу юлы Чиябаш җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин хисап тотты.

–Бездә ирекле халык дружинасы даими эшли, тәртип саклый. Дин тотучылар белән гел аралашып торабыз. Җирлектә читтә яшәүчеләр ана капиталына сатып алган, әмма әлегәчә буш торган 7 йорт бар. Аларны, шулай ук мәчет һәм намаз уку йортын, сәүдә нокталарын һәрчак күзәтеп-тикшереп торабыз, диде ул.

Алда торган бәйрәмнәрдә иминлекнең ничек тәэмин ителәсе хакында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин сөйләде. Полиция хезмәткәрләре аларда кизү торачак, һәрчак кешеләр арасында булачак. Тиешле җирдә янгын сүндерү машиналары да торачак. Ә шәхси транспортны бәйрәм буласы мәйданчыклардан читкә кую мәслихәт, чөнки машиналарны барыбер якын җибәрмәячәкләр.

–Җирлекләрдә игътибарлы, уяу булыгыз. Читтән килүчеләр юкмы, төзелешләрдә кемнәр хезмәт куя, кибетләргә кемнәр керә һәм нәрсә ала – болар барысыда да сезгә мәгълүм булсын,–дип кисәтте полиция җитәкчесе.

Чыгышларга өстәп, Александр Никошин да күрсәтмәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев