Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бюджеттан тыш оешмаларда хезмәт хакы 15400 сум тәшкил итә

Республикада минималь хезмәт хакы турында килешү 2020 елның 30 декабрендә төзелде.

Татарстан профсоюзлары федерациясе, республика эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасындагы килешүдә 2021 елның 1 гыйнварыннан республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 мең 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә, диелә. Бу хакта район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лариса Давыдова хәбәр итте.

Димәк, бюджеттан тыш оешмаларда хезмәткәр эш вакыты нормасын тулысынча эшләп, хезмәт нормаларын, вазыйфаларын үтәгән очракта, хезмәт хакы 15 мең 400 сумнан да ким булмаска тиеш.

Республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында»гы Федераль закон нигезендә билгеләнә. 2021 елның 1 гыйнварыннан аның күләме аена 12 мең 792 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев