Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өч яшь әни Татарстан хөкүмәтенең 100 мең сум түләвен алды

“Яшь гаиләләргә мондый ярдәм бик тә ярап куя” Районда 53 гаиләгә беренче балалары тугач айлык федераль пособие билгеләнгән. Ә 45 яшь әни бер тапкыр бирелә торган түләүне алган.

Узган елның 1 гыйнварыннан гаиләдә туган беренче балага 8 мең 490 сум федераль айлык пособие түләнә башлаган иде. Ул айлык керемнәре бу төбәктәге яшәү минимумының 1,5 күләменнән, ягъни 13 мең 713 сумнан азрак булган гаиләләргә билгеләнде.

Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе Лилия Дормидонтова хәбәр иткәнчә, быел әлеге федераль айлык пособие күләме 406 сумга арткан һәм 8 мең 896 сумны тәшкил итә. Әлеге пособие хәзер айлык кереме 14 мең 34 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.

Беренче балага айлык федераль пособие бүген районыбыздагы 53 гаиләгә түләнә. Аны алу өчен Россия гражданлыгың булу һәм илдә даими яшәү зарур.

Татарстан территориясендәге авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә исә 2018 елдан республика хөкүмәте билгеләгән бер тапкырлы түләү дә бирелә башлады. Беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызларга түләүнең күләме 50 мең сум,  ә 29 яшькәчә өченче баласын биләгән әниләргә – 100 мең сум тәшкил итә. Татарстан хөкүмәтенең әлеге ярдәмен районыбызда 45 хатын-кыз алган. Аларның өчесе – 100 мең сум, 42 се – 50 мең сум түләүгә ия булды.

Чуаш Борнае авылында яшәүче Ольга Дулатованың улы Валерий узган ел җәен дөньяга килгән. 25 яше тулмаган әни буларак, Ольгага 50 мең сум Татарстан пособиесе түләнгән. Ә быелдан башлап аларга айлык федераль пособие дә билгеләнә.

Оля үзе дә, ире Николай да “Хузангай” җәмгыятендә эшлиләр.

–Айлык пособие һәм 50 мең сум бер тапкырлы түләү гаиләбез өчен бик кулай булды. Без бу акчаларны улыбызга кирәкле әйберләр алуга тотабыз,–ди яшь әни.

Районыбызның быелгы беренче баласы Ярослав Евгений һәм Виктория Баһаветдиновлар гаиләсендә өченче сабый булып дөньяга килде. 28 яшендә өч бала әнисе булган  Викториягә дә 100 мең сум Татарстан түләве билгеләнгән.

–Без моңа бик шат. Хәзер гаиләбез ишәйде, чыгымнар да артты. Күп балалы яшь гаиләләргә мондый ярдәм өчен республика хөкүмәтенә рәхмәтлебез,–диде безгә Виктория Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев