Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өч яше тулмаган 142 сабый балалар бакчаларына йөри

Районның барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә ясле төркемнәре бар.

“Демография” милли проекты нигезендә республикада узган ел 3 меңнән артык бала ясле төркемнәренә йөри башлаган. Ә 2022 елга өч яше тулмаган барлык сабыйларны да  бакчада урыннар белән тәэмин итү күздә тотыла. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Казандагы 33 нче номерлы яңа “Хыял” балалар бакчасына килгәч сөйләгән. Бу хакта "татар-информ" хәбәр итте.

“Хыял” бакчасы 2019 елда ачылган. Ул музыка һәм физкультура заллары, методика кабинеты, психологик бушану кабинеты белән тәэмин ителгән. Биредә балаларны рус, инглиз һәм татар теленә өйрәтәләр.

“Ясле төркемнәренә бигрәк тә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләрендә ихтыяҗ зур”,–дигән Илсур Һадиуллин.

Әлки районында бүген 31 балалар бакчасы эшли. Анда 732 сабый йөри. Аларның 142 се – өч яше тулмаган балалар.

“Район үзәге Базарлы Матакта өч яшькә кадәрге 51 сабый балалар бакчасында урын булганны көтеп чиратта тора. Ә калган авылларда ясле яшендәге барлык балалар да урыннар белән тәэмин ителгән”,–диде безгә район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия буенча методисты Гөлгенә Билалова. Аның әйтүенчә,  өч яшькә кадәрге балаларын бакчага урнаштырып эшкә чыгарга теләүче әниләр күп.

Быел Әлки районында Югары Әлморза һәм Әхмәт авылларындагы балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү күздә тотыла. Бу сабыйларга, шул исәптән ясле яшендәге балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев