Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чәчүгә төштеләр

Кичә 100 гектар җир тырмаладым. Бүген күбрәк тә булырга тиеш.

“Билданов” (Әхмәт авылы) һәм “Гәрәев” (Татар Төгәлбәе) крестьян-фермер хуҗалыклары арпа чәчүгә төштеләр. Бу атнаның шимбәсендә “Хузангай” җәмгыяте дә язгы культуралар чәчү эшенә керешәчәк.

Районда 13 мең гектарга якын мәйдандагы күпьеллык үләннәрнең яртысына ашлама кертелеп, дым капланган. 24,8 мең гектар мәйдандагы уҗым культураларының да яртысына минераль ашламалар кертелгән инде.

Бер үк вакытта туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре актив алып барыла. Иртә яздан механизаторларыбызга 43 мең гектардан артыграк туңга сөрелгән мәйданда дым каплау бурычы куелса, бүгенгә әлеге мәйданнарның 12 мең гектары эшкәртелгән. Күп хуҗалыкларда тырмалау ике сменада алып барыла.

 

 

 

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы тракторчысы Раил Мифтахов бу көннәрдә туңга сөрелгән басуларда дым каплауда хезмәт куя. Ул “Бюлер” дигән югары егәрлекле тракторы белән 21 метр киңлектәге тырма агрегаты тагып эшли. Басу җирен бик тыгызламасын өчен тракторына дүрт өстәмә көпчәк тә куелган.

–Иртәнге 6 да инде кырда булам. Кичке 6 да исә мине Илнур Гыйниятуллин алыштыра. Кырлар яхшы өлгергән. Трактор җиңел йөри. Кичә 100 гектар җир тырмаладым. Бүген күбрәк тә булырга тиеш,–ди Раил.

Раил Мифтахов кебек яшьләр кулында – авылларыбызның киләчәге. Эшчән, тыйнак, җан җылымлы бу егет белән аралашуы да рәхәт. Аңардан бер зарлану сүзе ишетмәссең. “Хезмәт хаклары белән үпкәләтмиләрме?” дип тә сорап куйдым.

–Эшләгәнеңә түлиләр. Әле менә Базарлы Матакта йорт сатып алдым. Хәзер аны әйбәтләп ремонтлыйсы иде, дибез. Хатыным икенче бала белән декрет ялында утыра әлегә. Кышкы айларда “Кызыл Шәрык”тә эш булмаганда Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты тракторында эшлим. Тик ятып булмый,–ди Раил.

Раил Мифтахов әлеге ялт-йолт итеп торган кибән кадәрле кызыл тракторда икенче ел эшли икән. Кабинасына тузанның әсәре дә керми. Кызу булса, кондиционерны кабызасың, салкын булса – мичен тоташтырасың. Шәп җиңел машинадагы кебек. Радио, музыка тыңларга да җиһазлары бар.

Тырма агрегатын да мактап алды Раил.

–Бу тырма әле яңа кайтты. Бик җайлы үзе. Кыр башында күтәртеп, җыелган чүпне калдырып була. Кырдан кырга күчкәндә 21 метр киңлектәге агрегат 4 метрга калып тарая,– ди тракторчы егет.

Мин Раил эшкәрткән диңгез кебек кырга карап:

–Бу кадәр сукалаган җирне күпме вакытта тырмаладың?–дим.

–Бүген иртән төштем бу кырга. Әбәттән соң инде төгәлләп, янәшә басуга күчәм. Җирләр тигез кипшенә, тырмалар кына өлгер,–ди Раил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев