Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Чуаш теле көнен үткәрделәр

Районда чуашлар халык саны буенча икенче урында тора.

Әлкилеләрнең 20 проценты – чуаш милләтеннән. Алар туган телләрен ни дәрәҗәдә куллана, мәктәпләрдә чуаш теле ничек өйрәнелә соң? Апрель азагында районда узган Чуаш теле көнендә әнә шул сорауларга да җавап эзләдек.

ФОТОРЕПОРТАЖ


Иван Яковлев нигез салган мәктәптә 25 апрельдә, чуаш халык мәгрифәтчесе Иван Яковлевның туган көнендә, республикада Чуаш теле көне үткәрү күркәм традициягә кереп бара. Уйлап карасаң, чуашларның язма телен булдыру, милли мәктәпләр ачу, гомумән, чуаш телен саклау, үстерү өчен җан аткан, шушы изге максатларны гамәлгә ашыруга бөтен гомерен, эшчәнлеген багышлаган Иван Яковлевның һәм татарның бөек әдибе Габдулла Тукайның туган көннәре янәшә булу тирән бер мәгънәгә ия. Туган телләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру – гасырлар буе янәшә яшәүче бу ике тугандаш халык алдында бүген торган уртак бурыч бит. 
Районда иң зур белем йортларының берсе – Сихтермә-Хузангай мәктәбенең дә 1878 елда нәкъ менә Иван Яковлев тырышлыгы һәм фатыйхасы белән ачылуы мәгълүм. Быел Чуаш теле көне шушы мәктәптә үткәрелде.  Анда Иске Матак, Чуаш Борнае, Түбән Кәчи мәктәпләреннән дә чуаш телен өйрәнүче укучылар килгән иде. 
Малайларның һәм кызларның, шулай ук чуаш теле укытучыларының  бик матур милли киемнәрдән булуы бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Туган телгә багышланган бу чара башыннан азагынача чуашча барды. Балалар ана телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар, милли биюләр башкардылар, элеккедән килгән уеннарны уйнадылар. Сихтермә-Хузангай мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Денис Юманов Иван Яковлевның “Чуаш халкына васыятен” сәнгатьле итеп укыды. Чуаш Борнае мәктәбенең 4 сыйныф укучысы, этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының республика фестивале җиңүчесе Ярослава Еликова “Салават күпере” җырын бик оста  башкарды. Укытучылар да чуашча матур җыр яңгыратып кичәне бизәделәр. Бер сүз белән әйткәндә, зур аудитория белән булмаса да, туган тел кичәсе эчтәлекле, җылы рухта узды.  

Шартлар тудырылган, тик ...
Чуаш теле көненә җыелган укучылар һәм укытучыларны район мәгариф идарәсе методисты Фәүзия Гыймадиева сәламләде. Әлеге истәлекле дата белән тәбрикләп, ул туган телләрне өйрәнүнең, балаларда милли үзаң тәрбияләүнең милли мәгариф алдында торган иң мөһим бурычларының берсе булуын билгеләп үтте. 
Чуаш теле һәм әдәбияты фән буларак районның алты мәктәбендә (структур подразделениеләре белән бергә 11 мәктәп) укытыла. Аларда  чуаш телен  өйрәнү өчен  бөтен шартлар тудырылган, ди мәгариф идарәсе белгече. Мәктәпләр чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәэмин ителгән. Дәреслекләр, уку әсбаплары да җитәрлек. Тик менә туган телен өйрәнергә теләүче балалар санының кимүе  борчуга сала. Белем йортларында чуаш милләтеннән 338 бала исәпләнсә, аларның 207 се генә ана телен фән буларак укый. Узган уку елы белән чагыштырганда бу күрсәткечнең азаюы күзәтелә. 
Сөенечкә, Хузангай мәктәбендә бу җәһәттән хәл уңайрак тора. Чуаш теле укытучысы Наталья Чернова әйтүенчә, биредә  туган телләрен  барлык укучылар да өйрәнә. Ә менә Чуаш Борнае мәктәбендә 87 чуаш баласының 26 сы гына туган телләрен фән буларак укый икән. Әлеге мәктәпнең чуаш теле укытучысы, Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класслар бәйгесе лауреаты Любовь Яргунина бу хакта әрнү-борчылу белән билгеләп үтте. 

“Өйдә күбрәк русча сөйләшәбез”
Без бәйрәмгә килгән укучылар белән дә сөйләштек. Алар мәктәптә туган телне өйрәнәләр, әмма өйләрендә дә, сыйныфташлары, дуслары белән дә күбесенчә русча сөйләшүләрен яшермиләр. 
Моңа бәйле рәвештә бер күңелсез хәл искә төшә. Быел район советының еллык хисап утырышына килгән республика кунаклары балалар иҗат йортында  төрле түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышканнар, укучылар белән очрашканнар иде. Шунда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чуаш халкының  элекке көнкүреш җиһазлары турында сөйләүче кызны бик игътибар белән тыңлады да: “Менә хәзер боларны чуашча әйтеп күрсәт әле”,–диде. Әмма бала, чуаш милләтеннән булса да, туган телендә бер җөмлә дә әйтә алмады. “Без өйдә әти-әни белән русча гына сөйләшәбез”,–диде. 
“Үз туган телеңне яратырга һәм сакларга кирәк!” – бу чуаш халкын милләт буларак саклау, телен, мәдәниятен үстерү өчен биниһая көч куйган Иван Яковлевның төп идеясе була. Күренекле мәгърифәтченең әлеге өндәвенә  милләттәшләре битараф калмас дип бик ышанасы килә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев