Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чуаш телендә диктант яздылар

​​​​​​​Борискино, Иске Матак, Чуаш Борнае, Хузангай, Түбән Кәчи мәктәпләре укучылары “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант” дип аталган акциядә катнаштылар.

 Чуаш телендә диктантны теләгән һәркем яза алды. Бу акциядә үз белемнәрен 65 кеше сынап карады.

–Балалар һәм өлкәннәр чуаш язуының барлыкка килүе, чуаш алфавитын төзегән Иван Яковлев турында текст яздылар. Текстны ансат дип әйтеп булмый, шулай да һәркем биремне үти алды. Эшләрнең нинди бәя алуы турында ай дәвамында белеп булачак,–диде Хузангай мәктәбенең чуаш теле укытучысы Наталья Чернова.

Район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Фәүзия Гыймадиева әйтүенчә, мондый акция районда беренче генә тапкыр үткәрелми, ул инде традициягә әйләнеп өлгергән. Балалар да, өлкәннәр дә туган телләрендә диктантны бик теләп язалар, шулай белемнәрен тикшерәләр һәм аларны камилләштерергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев