Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Чыршы” операциясе бара

Районда “Чыршы” оператив-профилактика чарасы бара.

Урманчылык һәм полиция хезмәткәрләреннән дүрт мобиль патруль төркеме төзелде. Алар ылыслылар үскән урман участокларын тикшерәләр,  Яңа ел алдыннан чыршы һәм наратларның законлы киселүенә контрольлек итәләр.

Бәйрәм чыршыларына  бәяләр артмады, узган елгыдай калды. Чыршы я наратның метры 250 сумнан башлана. Ә менә агачларны законсыз кискән өчен җәза кырыс. Мондый закон бозучы гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга, юридик затларга 200 дән 300 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Моннан тыш, гаепле зат урманга китерелгән зыянны түләргә тиеш булачак. Бу агачның токымына, аның кайда үсүенә бәйле. “Чыршы” операциясе 31 декабрьгә кадәр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев