Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында даруларны өйгә китерәләр

Пневмония белән авыручыларга даруларны электрон рәвештә яздыру системасы эшли башлаган. Коронавируска каршы көрәш буенча район штабы утырышында бу хакта баш табиб Светлана Одушкина хәбәр итте.

Даруларны махсус автомобиль белән аерым шәфкать туташы һәм волонтерлар авыруларның өйләренә таратып йөриләр.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов әйтүенчә, мәктәпләрдә укучылар һәм укытучылар арасында ОРВИ, ОРЗ чирләре белән авыручылар арткан. Бу көннәрдә 120 бала авырып мәктәпкә йөрмәгән. 33 мөгаллим чирләп китеп, үз эшен башкара алмый. Аларның күпчелеге Базарлы Матак урта мәктәбендә. Әмма мәктәпләрдә укулар өзелми – педагоглар бер-берсен алыштыра.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Денис Шипигин соңгы вакытта җәмәгать урыннарында битлек режимын бозу очракларының бик нык кимүен билгеләп үтте. Ә менә такси хезмәте күрсәтүчеләр әлегә даими битлектән йөрүне кагыйдә итеп алмаган. Үткән атнада берничә таксистка һәм аларның пассажирларына карата Роспотребнадзор таләпләрен үтәмәгән өчен беркетмәләр төзелгән.

Авыру йоктырудан сакланыгыз. Аралашуларны чикләгез. Ашамлыклар, дарулар, бүтән товарлар алуда волонтерлар ярдәм итә. Аларга шылтырату өчен кайнар линия телефоны – 8(84346) 20-8-88; 20-0-71.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X