Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында депутатлыкка кандидатлар “Безнең ишегалды” проекты кысаларында халык белән очрашты

Кичә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм депутатлыкка кандидат Александр Чубаров Базарлы Матакта күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очраштылар. Әлеге чара “Безнең ишегалды” проекты кысаларында узды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Алдарак инде язганыбызча, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары “Безнең ишегалды” республика программасы булдыру башлангычы белән чыкты. Бу инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады һәм күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү, ремонтлау буенча максатчан программа әзерләргә кушты.

Һәм менә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм депутатлыкка кандидатлар районнарда халык белән очрашып, алар белән бергә ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыша башладылар.

25 июльдә Фоат Вәлиев, Александр Чубаров район башлыгы Александр Никошин белән бергә Базарлы Матакның Төзүчеләр урамындагы 17 нче йортта һәм Яңа урамындагы 2А йортында яшәүчеләр белән очраштылар.

Алар башта халыкны “Безнең ишегалды” проекты белән таныштырдылар, әлеге дәүләт программасының кешеләрнең теләк-тәгъдимнәре нигезендә тормышка ашырылачагын аңлаттылар.

Очрашуларда район БТИ җитәкчесе Василий Искаков та катнашты. Әлеге оешма райондагы барлык күп фатирлы йортлар территорияләрен паспортлаштырачак.

Төзүчеләр урамындагы ике катлы йортта 24 фатир, ә Яңа урамындагы өч катлы бинада 12 фатир урнашкан. Аларның көнкүреш проблемаларын хәл итү белән “Базарлы Матак” идарәче компаниясе шөгыльләнә. Әлеге мәсьәләләр район җитәкчелегенең дә күз уңында. Ике йортның да ишегаллары, анда керү юллары асфальтланган. Яңа урамындагы йорт янында күптән түгел зур спорт мәйданчыгы  сафка басты.

Ике йортта яшәүчеләр дә ишегалларын төзекләндерү буенча күп тәгъдимнәрен җиткерделәр. Алар йорт каршында өсте ябулы комлыгы, таганнары, “таучык”лары булган балалар мәйданчыгы төзелүен, машиналар кую өчен махсус урын ясалуын , ишегалдының яктыртуын телиләр. Бер йортта яшелчә бакчасын матурлап тотып алуны сорадылар. Кешеләрнең өй янында яшел зона булдырасылары, декоратив куаклар, чәчәкләр үстерәселәре килә. Ял итү өчен уңайлы эскәмияләр дә урнаштырылсын иде, диләр. Болар телдән әйтелеп кенә калмады, әлеге яңа объектларны кайда урнаштырырга теләгәннәрен кешеләр ишегалды схемасы ясалган планшетка да төшерделәр.

Әлеге теләк-тәгъдимнәрнең берсе дә игътибарсыз калмыячак. Алар системага салынып, республика Төзелеш, архитектура һәм торак-комуналь хуҗалыгы министрлыгына тапшырылачак. Анда ишегалларын төзекләндерүнең махсус пректлары эшләнер. Программаны алдагы биш елда тормышка ашыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев