Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дәүләт сагы астына алынган, сирәк очрый торган үсемлекләр булган Тутар- Әхмәт сазлыгы бар.

21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урманнарны саклау көнен билгеләп үттеләр. Бу көн турында безнең республикада һәм районда да онытмадылар – урманның табигатьтә һәм кеше эшчәнлегендә, тормышында тоткан урыны, аларны саклау, мәйданнарын арттыру хакында җитди сөйләшүләр булды, төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе – җирле хакимиятләр, урман хуҗалыклары һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре белән берлектә урманнарны янгыннардан саклауга багышланган өйрәнүләр.

Туган ягыбыз Әлки районы мәйданының 21,7 проценты, ягъни 36422 гектары урманнар белән капланган. Аларның иминлеге ничек саклана? Бу җәһәттән нинди эшләр башкарыла? Шул турыда без район урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Людмила Желтухина белән сөйләштек.

–Людмила Дмитриевна, беренче карашка бездә урманнар күп, кай тарафка күз ташлама, караш урман массивларына текәлә. Әйтегез әле, бездә урманнар җитәрлекме?

–Бу мәсьәләгә ничек карыйсың бит. Тарихка күз салсак, моннан ике гасыр элек урманнар хәзерге Татарстанның ярты мәйданын алып торган. Ә хәзер республика аз урманлы төбәк санала. Үзебезгә килгәндә, бу күрсәткеч буенча урталыкта торабыз дияргә була. Мәсәлән, урманнар Чүпрәле районының нибары 3 процентын били. Ә Нурлатта бу күрсәткеч 40 проценттан арта. Республикада урман мәйданнарын арттыруга зур игътибар бирелә.

Татарстанда 55 урман питомнигы бар, аларда ел саен 55 миллион үсенте үстерелә. Азмы бу, күпме? Уйлап карыйк: урманнар мәйданын 1 процентка гына арттыру өчен дә 65 мең гектар яңа урман үстерергә кирәк бит. Без бу юнәлештә туктаусыз эшлибез: үз питомнигыбыз бар. Былтыр 57 гектарда урманнарны торгызу буенча эш башкарылды. Тагын 15 гектарда табигый юл белән торгызуга булышлык чаралары кулланылды.

–Бүгенге әңгәмәбез урманнарны саклау турында. Әйтегез әле, моның белән тәгаенләп кем шөгыльләнә районда, әлеге эш кемгә йөкләнгән? Гомумән, урманнарны саклау һәм яклау дигәндә сүз ни турында бара?

–Бездә дүрт урманчылык эшләп килә, аларда бер лесничий һәм икешәр мастер бар. Соңгыларын урман сагы инспекторлары дип атыйбыз. Һәр инспектор уртача 1800 гектар урман өчен җаваплы. Алар урманнарыбызны законсыз кисүдән, янгыннардан саклый, санитария кагыйдәләре үтәлешен тәэмин итә. Инспекторларыбыз тырышлыгы белән 2010 елдан бирле район урманнарында янгыннарга юл куелмый, шулай итеп, табигатькә иң куркыныч зыянны кисәтеп киләбез.

–Законсыз кисү, дидегез. Өйләрне башлыча таштан төзегән, газ белән җылыткан заманда бусы актуаль түгелдер дә инде?

–Кызганычка каршы, андый очраклар да булгалый шул. Әйтик, эшкә яраклы наратларны урлап кисү. Нарат кыйммәтле агач, кемдер аны кисеп ала икән, урман хуҗалыгына зур зыян китергән санала.

–Гади кеше өчен һәр күпләп агач үсеп утырган җир урман инде ул. Ә сез, белгечләр, урманнарыбызны ниндидер төрләргә бүлеп карыйсызмы? Әйтик, аеруча нык саклана торганнары бардыр...

–Әйе, һәр урманның үз категориясе була. Мәсәлән, торак пунктлар янында, елга-күл буйларында, юл кырыйларында үсүчеләрен саклау – экспедиция урманнарына кертзбез. Шул ук вакытта махсус саклана торган урман биләмәләре дә бар. Безнең районда бу – 15 гектар мәйдан алып торучы Татар Әхмәт торфлы сазлыгы. Гаҗәеп урын ул! Биредә башка бер җирдә дә очрамаучы, бозлык чорыннан сакланып калган  кәрлә каен, лапланд талы, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең 24 төре бар. Сазлык үзе дә уникаль: йөзеп йөрүче утрау, сфагнум мүгенең 4 төре... без бу байлыкны күз карасыдай сакларга бурычлыбыз. Тагын шуңа охшашлы Югары Матак сазлыгы да бар әле бездә, аны да дәүләт сагы астына кертү өчен тырышабыз.

–Людмила Дмитриевна, район урманнарында соңгы елларда күпләп агач хәзерләнә һәм Алабугадагы заводка озатыла. Бу күпләрне борчый. Шулай машина-машина агач озатып, урмансыз калмабызмы?

–Урманның файдалы функцияләрен саклау һәм арттыру чаралары исемлегендә агачларны кисү дә бар бит. Шуның өстенә агачлар картая да бит. Аларны сайлап алып кисү яшь агачларга үсеп китү мөмкинлеге бирә. Узган елда Әлки урманчылыгы буенча 64,6 гектар мәйданда 15 мең куб метр агач хәзерләнде, ягъни  тоташ кисү өчен бүленгән мәйданның 23,4 проценты үзләштерелде. Бу мәйданнардан делянкалар халыкка, эшмәкәрләргә бүлеп бирелде. Алабугадагы агач эшкәртү предприятиесенә исә урманнарны карт, корыган үсемлекләрдән чистарту максатында кичелгән агач җибәрелә. Бу эшчәнлек район табигатенә зыян китерми.

–Людмила Дмитриевна, сез мәктәп укучылары белән дә еш аралашасыз, шулай бит?

–Урман – туган илебезенең зур байлыгы, аның мәдәни-тарихи тирәлегенең бер өлеше. Урман кеше күңелендә шәфкатьлелек, ватанпәрвәрлек кебек хисләр тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Балаларны кечкенәдән табигатькә якын итеп үстерү, урманнар турында кайгырту эстафетасын аларга тапшыру бик мөһим. Шуңа да без мәктәпләрдә булырга, укучылар белән әңгәмәләр үткәрергә тырышабыз. Чуаш Кичүендә күптәннән эшләп килгән мәктәп урманчылыгы белән элемтәбез нык. Киләчәк хуҗалары бүгенге балалар, аларда җирнең табигате, шул исәптән урманнар өчен дә җаваплылык хисе булсын иде.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, урман сакчыларына хезмәт уңышлары телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев