Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дүрт авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салымны тулысынча түләп куйганнар

Карга, Иске Камка, Иске Чаллы, Яңа Үргәгар авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзара салымны тулысынча түләп куйганнар. Ә менә кайбер җирлекләрдә бу эш бик сүлпән бара әле.

Мәгълүм булганча, халыктан җыелган үзара салым акчасының  һәр сумына республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәп бирелә. Салым иртәрәк җыелган саен, әлеге субсидия дә җирлеккә иртәрәк килеп җитәчәк, һәм ул акчаларга  авыл өчен файдалы эшләрне күбрәк башкарып калырга мөмкин булачак. Ел башында узган авыл җыеннарында да бу хакта кат-кат әйтелде. “Әйдәгез, җәмәгать, үзара салымны кыш айларында ук түләп куйыйк, җирләр киптерүгә юлларны төзекләндерү, суүткәргечләрне ремонтлау, чишмәләрне карау кебек эшләргә тотынырбыз”,–дип һәр җирлек башлыгы халык алдында чыгыш ясады. Һәм менә югарыда аталган дүрт җирлектә бу эшне башкарып та куйганнар. Хәер, әлеге авылларда елның елында үзара салым түләүне озакка сузмыйлар.

–Бездәге өч авылда 156 мең сумнан артык үзара салым акчасы 6 февральгә җыелып бетте,–ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров. –Пландагыдан күбрәк тә булды әле, авылга җәйләрен генә кайтып торучы берничә гаилә үз теләкләре белән түләделәр салымны. Җәйгә кадәр дүртләтә дәүләт ярдәме дә килеп җитәр. Узган елдагыча, печәнгә төшкәнче байтак эшләрне башкарып та өлгерәчәкбез.

Кошки, Югары Колчурино, Иске Хурада, Базарлы Матак авыл җирлекләрендә исә үзара салымның әле яртысы да түләнмәгән. Әлеге авылларда бу эшне тизләтә төшсеннәр иде. Халыктан кергән акча һәм аңа өстәлгән саллы дәүләт ярдәме анда яшәүчеләр файдасына – авылларда тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга тотыла бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев