Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дүрт яшь спортчы спорт мастеры кандидаты булдылар

Узган ел азагында бу күңелле хәбәр бөтен районга таралды. Берьюлы дүрт яшь спортчыбызга спорт мастеры кандидаты исеме бирелде.

Чемпион булып тумыйлар, бу дәрәҗәне яулап алалар – әлеге гыйбарә бүгенге язмабыз каһарманнарына бик тә туры килә. Әйе, әйе, каһарманнарына. Ә инде аларның кайсы төп герой булуын сезгә хәл итәсе. Ярышларда бик әйбәт чыгыш  ясап, спорт мастеры кандидаты исемен яклый алган яшь каратэчыларыбыз менә алар: Булат Борһанов, Камил Вафин, Никита Карманаев, Рәзил Гатауллин. Малайларның иң кечкенә дигәне Булатка әле 14 яшь кенә. Калганнары аңардан ике-өч яшькә зуррак. Бу титулны алу өчен үсмерләргә Идел буе федераль округындагы ярышларда ике җиңү яуларга һәм бер призлы урын алырга кирәк була. Пандемия аркасында килеп туган зур кыенлыкларга карамастан, безнең спортчылар барысы да үз алларына куелган бурычны үтәгәннәр.

  • Узган ел һәркем өчен авыр булды. Каратэчыларга исә бигрәк тә. Барлык спорт заллары һәм стадионнар ябылды. Ә спорт өчен тәнәфесләр һәм каникуллар һич тә кулай түгел. “Бер көн дә күнегүләрсез узмасын” дигән шигарь минем кул астында шөгыльләнүче һәр үсмернең алыштыргысыз тормыш кагыйдәсе, – дип үзбикләнү режимында узган көннәрне борчу белән искә төшерә тренер Андрей Зиньков.

Өч ай дәвамында күнегүләр онлайн режимда үткәрелә. Бу аңлашыла да. Тик менә парлы көрәш, ә иң мөһиме, ярыш, көндәшлек рухы булмаганда балаларның белемнәрен, осталыкларын, нәрсәгә ирешүләрен ничек тикшерергә соң? Болар бит спортчыларны һаман яхшыга омтылырга, алга барырга этәрүче бик мөһим әйберләр. Ә менә яшь каратэчыларның остазы әлеге мәсьәләне хәл итүнең иң кулай юлын тапкан. Яшь спортчылар социаль челтәр аша   көн саен үзләре үзләштергән күнегүләрне күрсәткәннәр, уңышлары белән, ә ешрак проблемалары, борчыган мәсьәләләре белән бүлешкәннәр. Тренер үтә бер түземлек, инандыру, рухландыру, һәр бала күңеленә юл таба белү осталыгы белән (бу сыйфатлар дин әһеленә аеруча хас, ә Андрей Николаевич, белгәнебезчә, Әлки һәм күрше Спас районнары благочинные) шәкертләрен тәрбияләүдә биниһая уңышларга иреште.

Ике ел рәттән барлык мөһим ярышларда уңышсызлыкка юлыккан Камил Вафинны гына алыйк. Бүтән берәү булса, күңеле төшәр, спортның башка төренә күчәр яисә бөтенләй шөгыльләнүдән туктар иде. Әмма үҗәтлек һәм тырышлык, якыннарының һәрчак ярдәм итүе һәм, билгеле инде, Андрей Зиньковның үз укучысына ышанычы үзенекен эшли – 9 сыйныф укучысы Камил бүген – “Россия спорт мастеры кандидаты” билгесе иясе.

Аның сыйныфташы  Рәзил Гатауллин үзенең тормышын спорт белән бәйләргә хыяллана.

  • Әтием Раил һәм тренерым Андрей Николаевич –кумирларым. Минем дә остазым кебек максатчан, гадел һәм таләпчән буласым килә, – дип уртаклашты безнең белән япь-яшь спорт мастеры кандидаты.

Никита Карманаевка күптән түгел 17 яшь тулган. Ул педагогының сүзләрен кабатлый: “Юлны башлаганда иң мөһиме – авыртуны җиңү, шуннан характер формалаша. Ә спортның теләсә кайсы төрендә  иң әһәмиятлесе – баш миебез, ул һәр һәрәкәтне, һәр гамәлне уйлап эшләргә тиеш”.

Районда спорт мастеры кандидатларының иң яше – Булат Борһанов. Ул каратэга мәктәпкә кергәнче үк килә, үз өстендә ныклар торып эшләп, спортта зур уңышларга ирешә.

Малайның әтисе Илфат Борһанов улы катнашкан бер генә турнирны да калдырмаска тырыша. Ул үзенә күрә уңыш талисманы, үсмернең спорттагы омтылышларын һәрчак хуплап тора, ярдәм итә. “Иң мөһиме – баланың сәләтләрен вакытында күреп алу, рухландыру, алга таба үсешенә этәргеч бирү. Тренер Андрей Зиньков нәкъ әнә шундый. Ул бер урында таптанырга ирек бирми, шәкертләрен һәрчак тонуста тотарга тырыша, һәркайсын әтиләрчә кайгырта, аларда җаваплылык хисе, ныклык, ихтыяр көче тәрбияли”, – ди ул. Уку елы башында Булат киокусинкай каратэга сеңелесен –  икенче сыйныф укучысы Сәйдәне дә алып килгән. Кызның инде беренче уңышлары да бар.

Бертуган Алмаз һәм Данил Шәйхетдиновлар, Дарья Лычникова, Ринат Сабиров та спортның бу төрендә әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр. Соңгы елларда алар Россия күләмендәге ярышларда гына катнашып калмаганнар, Болгариядә, Казахстанда да булганнар. Ә “Патриот” клубы тулаем алганда киокусинкай белән мавыгучы 50 малай һәм кызны берләштерә. Бу клубның беренче чыгарылышы вәкилләре Андрей һәм Катя Зиньковлар быел спорт мастеры кандидатына үз разрядларын раслаганнар (аларның срогы 3 ел). Андрей Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаганнан соң армиягә киткән, десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Сүз уңаеннан, вузга укырга кергәндә, шулай ук  армия хезмәтендә хәрби частькә сайлаганда исемле спортчыларга ташламалар, өстенлекләр каралган.

Андрей Зиньков әйтүенчә, ни кызганыч, соңгы вакытта бернинди статусы булмаган оешмаларның төрле исем һәм дәрәҗәләр бирү очраклары ешайган. Балалар шөгыльләнәләр, квалификацияләр, бутафор билгеләр һәм башка атрибутлар алалар, вузга яисә махсус гаскәрләргә кабул иткәндә ташламалар булыр дип өметләнәләр. Чынында исә алай килеп чыкмый. Ә бит “Спорт мастеры кандидаты” разряды бары тик республика Спорт министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә бирелә. Моның өчен бөтенроссия бердәм спорт классификациясе таләпләрен һәм шартларын үтәү зарур. Безнең чемпионнар фамилияләре белән нәкъ шундый документ узган елның 17 декабрендә килгән. Яшь спортчыларыбызны, аларның әти-әниләрен һәм, билгеле, тренерны ихластан котлыйбыз.

Ә бүген Андрей Зиньковның шәкертләре үзләре өчен яңа спорт төре – самбо нигезләрен үзләштерәләр. Ирешелгәннәрдә туктап калырга, бер урында таптанырга ярамый, дип саный яшь каратэчылар. Татарстан Самбо федерациясе безнең спортчыларга 30 кешегә исәпләнгән махсус киемнәр дә бүләк иткән. “Тимерхан” самбочылар клубында төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар шөгыльләнә. Бу клуб һәм анда тәрбияләнүче үсмерләр уңышлары белән безне сөендерерләр әле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев