Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 74 кешегә карата материаллар судка юлланган

Соңгы вакытта районда ЮХИДИ штрафларын түләү белән бәйле вәзгыять яхшыра төшкән.

Бу хакта безгә район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр итте.  Сүз дә юк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафны вакытында, ягъни ике ай эчендә түләү кешенең үзе өчен отышлы. Ә бит штрафны закон белән билгеләнгән срокта түләп өлгермәсәң, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә шактый кырыс җәза каралган. Бурычлылар түләнмәгән штрафны икеләтә күләмдә (әмма бер мең сумнан кимрәк түгел) түләргә тиеш була. Я булмаса  андыйларны 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган.

Ел башыннан бирле районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 74 беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә, 13 кеше мәҗбүри эшләргә, 11 кеше административ кулга алуга, ә 12 кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штрафка тартылган. Калган эшләр судта карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев