Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында элекке хәрбиләр Чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

​​​​​​​Төрле елларда чик сакчысы булып хезмәт иткән райондашларыбыз 28 майда хәрби киемнәрдән район үзәгенә бәйрәмгә җыелдылар.

 

Бу көнне  иң популяр профессиональ хәрби бәйрәмнәрнең берсе – чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Быел әлеге дата бигрәк тә игътибарга лаеклы булды. Илебезнең чик буе сагы  нәкъ 100 ел элек булдырылган бит.

Ватаныбыз чикләрен саклап хезмәт иткән райондашларыбыз профессиональ бәйрәмнәрен аеруча зурлап үткәрделәр. Аларны  элекке чик сакчылары Вадим Волков, Фикрат Әхмәтшин һәм Ришат Галләмов  оештырган.

Чик сакчылары әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә төзелгән мемориалга чәчәкләр салдылар, хәрби хезмәт елларын, ветераннарны искә алдылар. Элекке хәрбиләр районда чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәл булдыру өчен акча җыярга дигән фикергә килделәр. Шунда ук беренче кертемнәр дә ясалды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев