Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында электр-көтүчеләр арта

Авылларда көтүче табу соңгы елларда бер проблемага әйләнде.

Маллар саны аз булгач, чиратлап көтү дә тиз әйләнеп килә. Шул көтү проблемасыннан туеп, сыерларын бетерүчеләр дә аз булмады.

Соңгы елларда авылларда  электр-көтүче сатып ала башладылар. Бик уңай, диләр – чыбыкны бер сузып куясың да, көне буе малларыңны шушы “көтүче” карамагында калдырырга була. Сулы урын булса тагын да җайлы. Чыбыктагы көчле булмаган ток сыер борынын төртүгә чеметтерә башлый.

Авылларда электр-көтүчене халык бергә акча кушылып сатып ала.

Татар Төгәлбәендә дә быел сыерларны электр-көтүче көтә башлаган. Күп терлек асраучы Илнур Гәрәев аны “бик җайлы ысул” дип мактый. Беренче көнне генә көтүгә күз-колак булганнар. Аннан сыерлар электр үткән чыбыкка якын да килмәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев