Әлки районында елның беренче яртысында 31 малай , 18 кыз дөньяга килгән
Бала туу – гаилә тормышында иң олы сөенеч. Бу елның беренче яртысында район ЗАГС бүлегендә яңа туган 49 бәбине теркәгәннәр.
Нарасыйларның 31е – малайлар. 13 бәби гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. 23 гаиләдә икенче сабыйлары туу сөенечен кичергәннәр. 9 бала – гаиләдә өченче, 4 бала дүртенче һәм аннан соңгы булып туган.
Иң олы әти – 47 яшьтә, ә иң олы әни 40 та бәби тапкан. Иң яшь әни – 20 дә, иң яшь әти 24 яшьтә.
Сабыйларга Әминә, Ясминә, Камил, Альмир, Дамир, Рамазан исемнәре еш кушылган. Быел балаларга бирелгән сирәк исемнәр – Амелия, Ульяна, Мәликә, Злата, Назар, Клементий, Николь, Богдан, Демьян, Даниэль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев