Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында эшмәкәрлек һәм хакимият органнары арасында ачыктан ачык сөйләшү узды. Фото

Эшмәкәрлекнең зур яңалык булган, моңарчы ишетелмәгән “бизнес” сүзен авызда әвәләп, сөйләмгә кертеп кенә җибәргән вакытлар артта калды. Торган саен күбрәк кешеләр (араларында яшьләр дә, инде урта гомергә җиткәннәр дә бар) мөстәкыйль эш алып баруны, ягъни бизнес белән шөгыльләнүне өстен күрә.

Фоторепортаж

Аягында нык басып торган яисә казанышлары тыйнаграк булган эшмәкәрләр бездә дә аз түгел. Кемдер үз көченә ышанып, кемдер дәүләт ярдәменә таянып товар җитештерү, төрле хезмәтләр күрсәтү, сәүдә өлкәләрендә үз эшен җәелдеререгә тырыша. Әмма тегесенә дә, бусына да әледән-әле хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар белән финанс я юридик мәсьәләләрне җайга салырга туры килә. Бу очракларда алар нинди мөнәсәбәткә тап булалар? Ул чиновник дигәннәре эшмәкәргә булышырга атлыгып торамы әллә аяк чалырга чамалыймы? Әнә шундыйрак сорауларга җавап табу, ягъни райондагы эшлекле климатның ниндилеген ачыклау өчен районда Казаннан бер төркем белгечләр булып китте. Алар безнең эшмәкәрләр белән дә очрашып, “Бизнес һәм хакимият. Ачыктан-ачык сөйләшү” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Максат – авыл хезмәткәрләренә кем һәм нәрсә комачаулаганны ачыклау. Бизнес кешеләренең сорау-үтенечләренә җавап бирү өчен шулай ук район оешма-учреждениеләре вәкилләре дә чакырылган иде.

Кара-каршы сөйләшү форматында оештырылган очрашуны район башлыгы Александр Никошин башлап җибәрде. Ул районда эшмәкәрлекнең үсешенә кыскача бәя бирде, нинди программаларның ничек гамәлгә ашырылуы, авыл эшкуарлары һәм район администрациясе арасында урнашкан элемтәләр турында әйтеп үтте.

Аннары очрашуның төп алып баручысы, Татарстан Президенты каршында эшләүче эшмәкәрләр хокукын яклау буенча уполномоченный урынбасары Венера Камалова очрашулан ниләр көтүләренә тукталды.

–Без үткәргән оештыруларда катнашкан эшмәкәрләрнең яртысы үзләрен ел саен тикшерүләрен әйтәләр. Алар шулай ук финанслауның җитмәвенә, кайбер салым законнарының аңлашылып бетмәвенә зарланалар. Бүген бергәләп сезгә бизнесыгызны үстерүдә нәрсә комачаулавы хакында сөйләшербез. Актив булыгыз, нидер борчый икән, әйтегез, барысын да ачыкларга тырышырбыз,–диде ул.

Татарстан Прокуратурасының эшмәкәрләр хокукларын үтәлү бүлеге начальнигы Нәсимә Мирзанурова дә авыл эшмәкәрләреннән сорау-дәгъвалар көтүен әйтеп үтте.

Эшмәкәрләр бүген икътисадны үстерүгә зур өлеш кертә, салымнар түли, эш урыннары булдыра, шуңа күрә сезне яклауга дәүләткүләм әһәмият бирелә,–диде ул, залда утыручыларның күңелен күтәреп.

Кунаклар арасында тагын Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, аны үстерү программаларын реализацияләү үзәге җитәкчесе Равил Сираҗев, Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр советы координаторы Юлиана Семенова да бар иде. Алар һәркайсы үзләре белән таныштыргач, очрашу сорау-җавап форматына күчерелде.

Безнең эшмәкәрләр арасында иң кыюы Гөлсинә Дәүлиева икән.

–Мин мәктәп һәм балалар бакчаларын азык-төлек белән тәэмин итү буенча конкурста катнашып, тендер оттым. Мәсәлән, алар өчен йомырка алып кайтам, ди. Әйтик, 1000 йомырка тутырылган контейнер өчен ветеринария документлары алам. Әмма мәктәп-садикларга ул кадәр күкәй кирәкми, алар миннән 20-40-100 не сорарга мөмкин. Һәм ветеринария хезмәте миннән моның өчен кабат белешмә таләп итә. Бушлай түгел, аның өчен түләргә дә тиешмен әле. Дөресме инде бу?–дип аптырап сорады ул. Ачыклый башлагач, чынлап та шундый җитешсезлек барлыгы беленде. Венера Камалова әлеге мәсьәләне республика күләмендә хәл итү юлларын табарга вәгъдә бирде.

Шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган Евгений Яганев фермасына кадәр каты түшәмәле юл булмауга зарланып, моны эшләү мөмкинлеге бирүче программаның лимитын арттыруны тәкъдим итте. Аның гозерен авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев та хуплады. “Ремтехсервис” җитәкчесе Рәис Галиуллин эшмәкәрләр өчен электр энергиясе тарифларының бик югары булуына зарланды.

–Бу бит товар һәм хезмәтләрнең үзкыйммәтен арттыра!-диде ул.

Аңа җавап итеп Венера Камалова әлеге мәсьәләне “Татэнерго” акционерлары  ыдәрәҗәсендә карауга ирешеп булмасмы, дип өметләндереп куйды, тарифлар буенча дәүләт комитетында сүз кузгатырбыз, дип тә әйтте әле.

Эшмәкәр Нина Агапова кредит алганда банкларның залог итеп үз карамагындагы терлекләрне кабул итмәүләренә зарланды. Аның тагын бер соравы үзендә эшләүчеләр өчен торак төзүгә кагылган иде.

–Арендалы торак төзү программасы ник безнең төбәкләргә кагылмый?-дип бик тә гадел сорау бирде ул.

Аңа җавап итеп, Александр Никошин арендалы өйләрнең әлегә “Хузангай” өчен төзелүен, монда да шул лимит дигән нәрсәнең мөмкинлекләрне чикләвен әйтте.

–Без авыл җирлекләре башлыклары ярдәмендә торакка мохтаҗлар исемлеген төзибез. Проблема бар, аны хәл итәргә кирәк. Үз тәкъдимнәребезне мин Президентка да җиткердем һәм аңлау таптым. Мөгаен, республика ниндидер юлын табыр,–диде ул.

Бакчачылар өчен бик кирәк товарлар сатучы эшмәкәр Люция Чукляева һич көтелмәгән проблеманы күтәрде.

–Соңгы вакытта мин беркая да рәсми теркәлми генә эшчәнлек алып баручылар белән көрәшәм. Андыйлар салым да, пенсия кертемнәре дә түләми, легаль булмаган бизнес белән шөгыльләнә. Андыйларның исемлеген төзеп, прокуратурага, күзәтчелек органнарына да җибәрдем. Әмма бер нәтиҗә юк. Без намуслы рәвештә салым түлибез, ә фискаль органнар безне намуссыз көндәшлектән якламый булып чыга,–диде ул аптырап.

Дөресен генә әйткәндә, аның чыгышы башкаларны да аптырашта калдырды. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов эшмәкәр биргән исемлекне тикшереп чара күрү өчен салым органнарына җибәрүләрен әйтте. Аның башкаладан килгән коллегасы Нәсимә Мирзанурова: “Моңа каршы көрәшергә кирәк, эшне үз контролебезгә алабыз,–дип ышандырды. Ә район башкарма комитетының төбәк үсеше бүлеге җитәкчесе Эльвира Нуруллина:

–Бездә “соры” хезмәт базарына каршы көрәшүче комиссия бар. Теркәлми генә эшләүче 7 эшмәкәрне ачыкладык. Хезмәткәрләре белән килешү төземәгән эш бирүчеләрне дә “туры юлага” бастырабыз,– дип үз сүзен өстәде.

Татар Мулла авылында гаилә фермасы тотучы Фәрит Гыйматдинов та бик кирәкле мәсьәләне күтәрде.

–Улыма 23 яшь, миннән бәйсез буласы, мөстәкыйль хуҗалык корасы килә. Эш башлаучыларга ярдәм итүче программага кушылмакчы иде. Әмма грант оту өчен аның үз капиталы булу таләп ителә. Һәм авыл кешесе өчен бик тә зур капитал –300 мең сум. Каян килсен аңа мондый акча? Башка төрле җайлырак грантлар юкмы икән,–дип кызыксынды ул.

Аны Александр Никошин да мактап куйды, кечкенә Мулла авылын яшәтүчеләрнең берсе дип атады. Тик менә фермер малаена конкрет ярдәм итү чарасы әлегә табылмады.

Очрашуда тагын күп кенә кискен мәсьәләләрне, теңкәләренә тигән сорауларны күтәрде эшмәкәрләр. Аларның кайберләрен район җитәкчесе ярдәмендә шунда ук хәл иттеләр, кайберләрен республика дәрәҗәсендә карау өчен Казан вәкилләренә тапшырдылар. Ә кайберләрен (әйтик, фермерларга өстәмә җирләр бүлеп бирү) хәл итеп тә булмый икән шул...

Билгеле, бу очрашу ике як өчен дә файдалы булды. Эшмәкәрләр ишеттерәсе килгәнне әйтә алды, хакимияттәгеләр авыл бизнесменнары белән хезмәттәшлеккә һәрчак әзер булуларына ашандырды. Мондый сөйләшүләр нәтиҗәләре озак көттермәс, алар эшмәкәрләргә үсеш юлларын сикәлтәсезрәк итәр, дип ышаныйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев