Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл үткәрелде. ФОТО

Район икътисадын үстерү җәһәтеннән эшмәкәрлеккә зур өметләр баглана бездә.

 

 Соңгы елларда әлкилеләрнең эшлекле активлыгы артып китеп, эшмәкәрләребез саны күбәю һәм аларның шактый уңышлы эшләве бу өметләрне тагын да ныгыта.

 

 

Әмма беркемгә сер түгел: эштә мөстәкыйльлек ымсындырса да, үз бизнесыңны булдырып, аны үстерү һич ансат түгел. Монда инде дәүләт, ә районнарда җирле хакимият органнары игътибары һәм ярдәме кирәк. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге оештырган эшмәкәрләр өчен түгәрәк өстәл әнә шул игътибарның бер чагылышы булды. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашу исә бу чараның дәрәҗәсен күтәрде.

Район башлыгы, бездә эшмәкәрләрнең үсеш дәрәҗәсенә бәя биреп, мондый саннар китерде: кече бизнеста хәзерге вакытта 1013 кеше мәшгуль (бу санга ялланган эшче-хезмәткәрләр дә керә). Районда 461 кече эшмәкәрлек  субъекты теркәлгән. Аларның  эшчәнлеге соңгы вакытта төзелеш, транспорт тармакларына, көнкүреш, сервис хезмәтләре күрсәтүгә дә үтеп керә. Ә куллану базарында 217 предприятие эшләп, халыкның азык-төлеккә, иң кирәкле товарларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә. Бу елның беренче кварталында һәр әлкилегә 25679 сумлык товар саткан алар.

Александр Федорович әйтүенчә, районда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү, аларга ярдәм итү программасы эшли. Булышлык мәгълүмат һәм консультацияләр бирү, милек һәм финанс ярдәме рәвешендә күрсәтелә.

–Эшмәкәрлек активлыгын үстерү районның икътисадый тотрыклылыгына, халыкның тормышы яхшыруга китерергә тиеш. Бик күп проблемаларны әлкилеләрнең икътисадый активлыгын күтәреп кенә хәл итеп була. Моның өчен кече бизнеска юнәлешләр бик күп бездә,–диде район башлыгы.

Башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина да районда кече эшмәкәрлек үсеше турында сөйләп үтте.

–Район бюджетының үз керемнәрендә эшмәкәрлектән кергән салымнар өлеше 10 процент тирәсе. Узган елда кече эшмәкәрлек предприятиеләре 192 миллион сумлык эш башкардылар, хезмәт күрсәттеләр. Соңгы елларда ваклап сату әйләнеше үсә – 2017 елда ул 1 миллиард 396 миллион сум тәшкил итте. Халыкка 17,1 миллион сумлык көнкүреш хезмәте күрсәтелде. Бездә 45 крестьян-фермер хуҗалыгы да уңышлы эшләп килә. Алар 5979 гектар сөрү җирләренә ия,–дип кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Ул эшмәкәрләргә арендага алып файдалану өчен төрле җирлекләрдәге 6 бина барлыгын әйтте, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләрне “Алтын дала” сәнәгать мәйданчыгыннан файдаланырга чакырды. Соңгысы аеруча отышлы, чөнки биредә эш башлаучылар аренда түләвеннән азат ителә икән.

“Түгәрәк өстәл” форматы кара-каршы сөйләшү, проблемаларны уртага салып киңәшләшүне күз алдында тота. Бу очрашуда эшмәкәрләргә андый мөмкинлек тудырылган иде. Чөнки анда салым, Роспотребнадзор органнары, банклар вәкилләре дә булды. Әйтик, баш салым инспекторы Сергей Наумов эшмәкәрлектә ярдәм итәрдәй яңа законнарга тукталды, онлайн кассалар белән эшләү тәртибен аңлатты. Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Роза Камалова иминият кертемнәре, шәхси кабинетлардан файдалану хакында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.

Районда алкоголь эчемлекләр сату турында да сүз булды. Соңгы вакытта сәүдә челтәрләре аша сатылган спиртлы эчемлекләр күләме бик нык кимегән. Эшмәкәрләр әйтүенчә, монда ике аспент бар. Беренчесе аракы сату вакытының чикләнүе. Бу эчемлекне иртән ун сәгатьтән соң һәм  кичек унга кадәр кенә сатырга ярый. Бусы – закон, аны үтәргә кирәк. Ә икенчесе – районда көмешкә куу, куллану һәм сатурның торган саен киңрәк таралуы. Бусы инде бер бәлагә әйләнеп бара һәм, очрашуда катнашучылар фикеренчә, хокук сакчылары да әлеге юнәлештә җитәрлек эшләп бетермиләр. “Һәркем кайда кемнең көмешкә сатканын белә, әмма чара күрелми!”–дип зарланыштылар эшмәкәрләр. Район башлыгы күрсәтмәсе белән эчке эшләр бүлеге вәкилен дә чакыртып, аңа көмешкә сатучыларга каршы көрәшне көчәйтергә кирәклеген искәрттеләр.

Эшмәкәрләргә “Ак Барс”, Саклык банклары вәкилләре бизнес үстерүдә ярдәм итәрдәй продуктларын тәкъдим иттеләр. Роспотребнадзорның төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмас Абзалов ел дәвамында үткәрелгән тикшеренүләр турында сөйләде. Алар әллә ни күп булмаган һәм нигездә дәгъвачы белән эшмәкәрнең үзара килешүе белән тәмамланган. Тугыз тикшерү нәтиҗәләре буенча 145 мең сум штраф салынган.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар район эшмәкәрләр советының яңа рәисен сайлап куйдылар. Моңарчы бу эшне Гөлсинә Дәүлиева алып барган иде. Ул үзен әлеге вазыйфадан азат итүләрен үтенгәч, совет белән җитәкчелек итүне эшмәкәр Алмаз Зариповка йөкләделәр.

Очрашу бертөркем эшмәкәрләргә район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын, “Бердәм Россия”нең җирле бүлеге бүләкләрен тапшыру, бергәләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев