Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында февраль аенда штрафны вакытында түләмәгән өчен 17 материал төзелгән

​​​​​​​Узган атнада ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенең 1 нче өлешен бозган кешеләргә карата 6 административ беркетмә төзегәннәр.

  Аның асылы әлеге кодекста каралган штрафны вакытында түләмәү белән бәйле. Моның өчен түләнмәгән штрафның икеләтә суммасы кадәр, әмма 1 мең сумнан кимрәк булмаган яңа административ штраф салына. Гаеплене 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алырга яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр.

Барлык материаллар мировой судья каравында. Февраль аенда әлеге статья буенча 17 материал төзелгән, өчесе буенча штраф салынган, дүртесе кагыйдә бозучылар яшәгән районнар суд участокларына җибәрелгән. Калганнары карап тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев