Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында физик мөмкинлекләре чикләнгән арасында спартакиада үткәрелде

Узган атнада “Алинә” спорт залында физик мөмкинлекләре чикләнгән әлкилеләр арасында спартакиада үткәрелде.

 Аны Халыкара инвалидлар көненә багышладылар.

Спорт бәйрәменә килүчеләрне район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

–Ел саен районда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында ярышлар үткәрү матур традициягә әйләнде. Спорт бәйрәменең Халыкара инвалидлар көнендә уздырылуы тирән мәгънәгә ия. Сез, хөрмәтле райондашларыбыз, мөмкинлекләрегез сау-сәламәт кешеләрнеке дәрәҗәсендә булмаса да, көчле рухлы, максатчан, тормышны чын күңелдән яратып яшисез. Районда яшәүче инвалидларның күбесе спорт белән шөгыльләнә, хезмәт урыннарында уңышка ирешә, иҗатны үз итә. Бүгенге бәйрәм белән котлап, гомер юлыгызда үзегезгә бары мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр генә очрап торуын телим. Тормышыгызда барысы да әйбәт булсын иде,–диде ул.

Очрашудан файдаланып, район башлыгы пандемия белән бәйле вәзгыятькә дә кагылып үтте. Һәм, коронавирустан саклану өчен, прививка ясатырга кирәклеген искә төшерде. “Бары шулай эшләгәндә генә үзеңне һәм якыннарыңны мәкерле  вирустан саклап калып була. Шуңа күрә моңарчы вакцина кадатмаган әлкилеләр дә тагын бер кат уйласыннар һәм дөрес карар кабул итсеннәр иде”,–дип сүзен тәмамлады район җитәкчесе.

Бәйрәмгә җыелучыларны район инвалидлар җәмгыяте рәисе Вайыс Даутов та сәламләде. Ул:

–Эпидемия белән бәйле хәлнең әлегәчә катлаулы булып калуына карамастан, спартакиадага чакырылган кешеләрнең күбесе бирегә җыелды. Беркемне дә үгетләп торасы булмады. Бәйрәмебез күңелле үтсен, сезгә канәгатьлек бирсен иде,–диде ул.

Һәм бәйрәм, чынлап та, бик кызыклы булды. Спорт залына килүчеләр новус, джаккола, шафлборд кебек өстәл уеннарын яраттылар, дартс, өстәл теннисы буенча ярыштылар, эстафетада катнаштылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мөмкинлекләре чикле якташларыбыз үзләре өчен бернинди дә чикләр юклыгын тагын бер тапкыр исбатладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев