Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Физкультурачылар көнендә җиңел атлетика эстафетасында, стритбол һәм мини-футболда көчлеләрне ачыкладылар

10 август – физкультурачылар көнендә Базарлы Матак Үзәк паркында төрле ярышлар үткәрелде.

Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре командалары дүртәр кеше 400 метрлы эстафетага (эстафета 4х400) йөгерделәр. Оешмалар арасындагы бәйгедә Базарлы Матак урта гомумбелем мәктәбе коллективы иң әйбәт күрсәткечкә иреште. Икенче, өченче урыннарны балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе һәм ветеринария берләшмәсе командалары алды.

Мәктәп балалары арасындагы эстафетада да финишка беренче булып Базарлы Матак мәктәбе укучылары килде. Иске Матак һәм Чуаш Борнае укучылары икенче, өченче булдылар. Авыл җирлекләре вәкилләре бәйгесендә Базарлы Матак спорт сөючеләре лидер булды. Алардан соңгы призлы урыннар Иске Алпар һәм Иске Чаллы җирлекләре командаларында.

Бу көнне районда башка спорт чаралары да узды. Әйтик, нык беләклеләр гер күтәрүдә һәм утырган килеш таяк тартышуда ярыштылар. Берничә команда стритбол (баскетболның өчәр генә уенчы очраша торган төре) һәм мини-футбол бәйгеләрендә иң көчлеләрне ачыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев