Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районында Гаилә көнендә Ангелина һәм Гафур Матчановлар өйләнеште

​​​​​​​Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә,  Базарлы Матакта яшәүче Ангелина һәм Гафур Матчановлар өйләнеште.

 

Гафур һәм Ангелина мәктәп елларыннан ук - 9 ел дәвамында очрашкан.

- Без бер сыйныфта укыдык, озак еллар очрашып, бер-беребезнең хисләрен сынадык. Һәм менә ул бәхетле көн дә җитте! Көтеп җиткердем бит! – диде кояштай балкып, бик тә чибәр кәләш.

Бәйрәм көне өчен кешедән вакытлыча машина алып тормаганнар. Гафур сөйгәнен кәләшнең әтисе Николай Феоктистов үзе җыйган күптәнге “Волга” машинасында алып кайткан.

Яңа өйләнешүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Озак елларга җитәрлек бәхет һәм мәхәббәт телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев