Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бәби тудыру бүлегендә Фурасьевларны җиденче балалары дөньяга килү белән котладылар

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә Александр һәм Наилә Фурасьевларны яңа туган җиденче балалары белән тантаналы төстә өйләренә озаттылар.

Фурасьевлар Базарлы Матак авылында яши. Гаилә башлыгы “Хузангай” җәмгыятендә машина йөртүче булып эшли. Наилә өйдә балалар белән. Фурасьевларның бер-бер артлы алты кызлары туган. Кызларның олысына – 18, кечкенәсенә 1,5 яшь. Һәм менә күптән көтелгән нәсел дәвамчысы – уллары Никита дөньяга килгән.

Сөенечтән түбәләре күккә тигән Александр белән Наиләне район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана одушкина, бәби тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина, туганнары, дуслары котладылар. Бәхетле сабый булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев