Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гаиләләрдә тәрбиягә алынган 115 бала үсә

Бөтенләй белмәгән чит-ят баласын үзеңнекедәй яратып буламы? Син бит аны үзең күтәрмәгән, тулгак тота-тота дөньяга китермәгән. Ничек кенә тырышып эзләсәң дә, ят балада үз чалымнарыңны таба алмыйсың. Холкы да син тәрбияләгән түгел – сабыена кул селтәгән, аннан баш тарткан әтисе, әнисе оеткысы анарда.

–Әйе, авыр мондый баланы үз итү, ярату. Әмма инде, үзегез теләп гаиләгезгә алгансыз икән, сез аның өчен бөтен яклап җаваплы. Йортыгызга килеп кергән сабыйны сау-сәламәт итеп үстерү, тиешле тәрбия бирү өчен беренче чиратта аңа игътибар, ярату кирәк тә,–дип башлады тәрбиягә балалар алган ата-аналар алдында чыгышын район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева.

Ятимнәрне гаиләләренә сыендырган олы йөрәкле ата-аналарны җыеп, аларны төрле өлкә белгечләре белән очраштыру, киңәшләр бирү Светлана Семеновна тарафыннан беренче генә тапкыр оештырылмый инде. Баштарак мондый очрашуга килүчеләр күп булмый иде, ә бу юлы йөзләп кеше җыелгандыр. Чөнки тәрбиягә бала алган гаиләләр (нигездә әниләр) әлеге чараның үзләре өчен файдалы һәм кирәкле икәнлеген аңлап өлгерделәр.

Светлана Углева чыгышында быел гаиләләргә тәрбиягә 2 бала бирелүен, ә барлыгы 115 баланың опекага алынуын әйтеп үтте. Районда хәзерге вакытта бала алган 60 гаилә, опекунлык рәсмиләштергән 34 гаилә бар икән. Бу игелекле эшчәнлекләрендә аларга махсус оештырылган озатып баручы хезмәт ярдәм итә. Белгечләр гаиләләргә хокукый, психологик ярдәм күрсәтә, четерекле хәлләрдән чыгу юлларын эзләшә.

–Тәрбиягә бала алучылар арасында бик актив гаиләләр бар, алар район, республика чараларында даими катнашып торалар, балаларның сәләтләрен ачу, мөмкинлекләрен үстерү өчен тырышалар. Рәхмәт аларга,–диде Светлана Углева.

Район прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина әти-әниләрне бик җитди нәрсәләр турында кисәтеп, балаларның милке мәсьәләсенә тукталды.

–Тәрбиягә алынган баланың моңарчы булган һәм соңрак барлыкка килгән мөлкәте өчен җаваплылык сезнең өстә. Бәлки, гаиләгезгә килгән ятимнең өе, фатиры, җир кишәрлеге, машинага хокукы бардыр. Тора-бара дәүләт биргән айлык түләүләр, пенсия, алиментлар акчалары җыела. Бала кирәге өчен зур әйбер, әйтик, кер машинасы, өй җиһазы алына икән, ул аның милке санала. Сездән китсә, аларны үзе белән алып китәчәк ул,–диде юрист.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина шулай ук бик тә иөһим нәрсәләргә тукталды. Сер түгел, тәрбиягә алган балаларның еш кына холкы да “инәле”, тәртибе дә аксый була. Алар белән уртак тел табу ансат түгел. Бала күңеленә ачкыч таба алмау кайчак бик аяныч тәмамлана: кыз-малайлар мәктәпкә укырга йөрми, сүз тыңламый, өйдән чыгып китә, җинаять кыла, ә кайчак үзен беркемгә кирәксез дип санап, дөнья белән хушлашырга карар кыла.

–Мондый проблемаларны яшермәгез, безгә мөрәҗәгать итегез. Авыр хәлдән чыгу юлларын бергәләп эзләрбез,–диде Фәнүзә ханым. Ул шулай ук балаларның җәйге ялын оештыруны бүгеннән үк кайгыртырга, лагерьларга юлламаларга заказны алдан ук биреп куярга киңәш итте.

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе җитәкчесе Гөлнур Сәгитованың чыгышы да балаларны, бигрәк тә үсмерләрне кайгырту белән сугарылган иде. Соң, шулай булмыйча, никадәр үсмер үзенә төпле киңәш бирердәй, хатасын күрсәтердәй таяныч тапмыйча, ялгыш юлга кереп китә дә, хокук саклаучылар кулына килеп эләгә бит.

–Минем бүген балалрга карата кылынган җинаятләргә тукталасым килә.

Кызганыч, әмма кайбер олылар балага карата көч куллана, кыйный, җәберли. Ә бала бу турыда башкаларга әйтергә кыймый, түзә. Кайчак гаиләдә кыз балаларга карта җенси җинаятьләр кылына. Мондый хәлләргә һич юл куярга ярамый! Балаларга карата игътибарлы булыгыз. Уртак бурычыбыз – аларны һәм аларга карата җинаять кылудан саклау,–диде ул һәм катлаулы очракларда элемтәгә керү өчен телефон номерын бирде.

Очрашуга килүчеләр өчен һәр чыгыш кызыклы һәм файдалы булды. Психолог, зур тәҗрибәгә ия педагог Нурания Заһидуллина үсмерлек чорында балаларның күңелен биләүче ялгызлык турында бик тә үтемле итеп сөйләде. Ул шулай ук беренче карашка гади, ә асылда гаять мөһим булган нәрсәләргә дә тукталды.

–Кайчак татар гаиләсенә башка милләт баласы килеп керә. Һәм аралашырга уңай булсын диптер, аларның исемнәрен үзгәртеп куялар. Маша Мәрьямга әйләнә, Кириллны җиңел генә Кәримгә үзгәртәләр… Һич ярамый торган эш бу! Баланың тууга кушылган исеме ничек бар, шулай сакланырга тиеш. Бу дини хисләргә дә кагыла. Рус кызларына мәҗбүриләп яулык бйләтү, теләкләренә каршы килеп мәчеткә йөртү… Болар баланың хокукларын бозу санала,–дип кисәтте ул.

Район хастахнәсе педиатры Илназ Ибәтовны балаларга диспансер каравы үткәрү мәсьәләсе борчый.

–Өчәр ел тикшерелмәгән балалар бар! Моңа һич юл куярга ярамый!–диде табиб. Аңа каршы берничә әни хастаханәдә кайбер белгечләрне, аерым алганда, психатрны эш урынында табып булмауга зарландылар. “Сәгатьләр буе бала белән аның кабинеты ишееен саклыйбыз!”–дип шаулашып алды алар. Табиб бу турыда хастаханә җитәкчелегенә җиткерергә вәгъә итте.

Тәрбиягә бала алган гаиләләргә үз киңәшләрен, рәхмәтләрен җиткерүчеләр тагын булды әле. Мәгълүматка бай, файдалы үтте очрашу. Соңыннан бертөркем әниләр, район газетасы журналистына мөрәҗәгать итеп, мондый очрашуларның үзләре өчен кирәкле икәнлеген әйттеләр.

–Без район опека бүлегенең даими кайгырткын, булышуын тоеп торабыз. Авырлыклар булганда да шунда килеп зарланабыз һәм киңәш, ярдәм табабыз.,–диде әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев