Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында галим-энциклопедиячеләр булып китте

​​​​​​​Бүген районда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, энциклопедистика үзәге мөдире Рафаэль Шәйдуллин, төбәкне өйрәнү һәм җәмгыяви-мәдәни тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Лариса Айнутдинова булып киттеләр.

Алар авыл җирлекләре җитәкчеләре, мәктәпләрнең тарих укытучылары, туган якны өйрәнүчеләр белән очрашып сөйләштеләр. Әңгәмәнең темасы - Әлки районы энциклопедиясен туплау һәм бастырып чыгару. Галимнәр бу эштә үзләреннән методологик, техник ярдәм күрсәтеләсен, текстларны редакцияләүдә булышачакларын әйттеләр. “Без сезнең ярдәмгә таяначакбыз, авыллардагы туган як тарихы белән кызыксынучылардан, музейлар хезмәткәрләреннән, тарих укытучыларыннан энциклопедиягә кертерлек кызыклы материаллар көтәбез”, диде алар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев