Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында галимнәр булып китте. ФОТО

Туган ягыбыз тарихы турында галимнәр  сүзе ишетү гаять кыйммәт, чөнки борынгы Болгар дәүләте биләмәләрендә яшәсәк тә, ул тарих бик аз өйрәнелгән, ата-бабаларыбызның берничә гасыр элек ничек яшәгәнлеге, җиребездә нинди вакыйгалар кайнавы турында хәбәрдарлыгыбыз гаять түбән дәрәҗәдә бит.

Галимнәр килде безгә

Моннан берничә ел элек әлеге бушлыкны тутыру омтылышы булган иде: Казаннан тарихчы галимнәрне чакырып, фәнни-гамәли конференция үткәрдек. Ул туган якны өйрәнүчеләргә Әлки җире тарихына кагылышлы бик күп мәгълүмат бирде, билгеле.
Һәм менә галимнәр кабат килде безгә – районда аның табигатенә, тарихы, икътисады һәм мәдәниятенә багышланган 2 нче төбәк фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Бу очрашуга Әлки районы оешуга 2020 елда 90 ел тулу, шул уңайдан район энциклопедиясен туплап бастыру этәргеч бирде. Конференциянең инициаторы - Сергей Лисенков исемендәге музей, аның директоры Мария Платонова.
Кунакларның исемнәрен, гыйльми дәрәҗәләрен генә атап үтү дә тарих белән кызыксынучыларны дулкынландырырлык. Алар арасында Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре кандидаты, доцент, шул институтның төбәкне өйрәнү һәм җәмгыяви-мәдәни тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Лариса Айнутдинова, тарих фәннәре докторы, профессор, энциклопедистика үзәге җитәкчесе Рафаил Шәйдуллин, татар диаспорасын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллин һәм башка күренекле шәхесләр булу район конференциясенең дәрәҗәсен бик нык күтәрде, билгеле. 

Сакларга һәм өйрәнергә кирәк

Галимнәрне һәм  конференциядә катнашучыларны район җитәк-челеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. “Район оешуга 90 ел тулып килсә дә, ягыбыз елдан-ел яшәрә, горурланырлык эшләребез дә аз түгел”,– дип башлады ул сүзен һәм конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эшләүләрен теләде.
– Мондый  форум бик җаваплы һәм кирәкле эш. Тарих шундый нәрсә ул, аның һәр чоры сакчыл караш сорый. Әйтик, монан 20-30 ел элек булган вакыйгалар инде тарих битләрендә урын алып, аннан соң туганнар өчен үткән заманга әйләнә. Авылда да, шәһәрдә дә тормыш шулкадәр тиз үзгәрә ки, үткәннәр шаһитлары булган чыганакларны сакларга бурычлы без. Сездә әнә шундый мөнәсәбәтне тою безне чынлап торып сөендерә,–диде ул. Аннары конференциянең төп темасы булган энциклопедия туплауга күчте.
–Безнең институт бүген үк инде Әлкинең тарихына, халкына, табигатенә, торак пунктларына багышланган материаллар тәкъдим итә ала, бу яктан сезгә бик шатланып ярдәм итәчәкбез. Чөнки, дөресен генә әйткәндә, сез, галимнәр белән хезмәттәшлек итеп, башка районнарга да үрнәк күрсәтәсез, чын-чынлап пионерларча эшлисез, – диде ул.
Район энциклопедиясен булдыру нияте бүген генә туган теләк түгел, бу турыда сүз инде берничә ел бара. Аның инициаторы район музееның беренче директоры (һәм оештыручысы!) Йосыф ага Зарипов булды. Бу турыда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин да әйтеп үтте.
–Без сездә 2016 елдан бирле эш алып барабыз, күп кенә материал туплап өлгердек. Хәзер инде эшкә Энциклопедия институты галимнәре алынды, димәк, ул уңышлы тәмамланачак,–диде күршебез.

Нәрсәләр бар, ниләр җитешми

Район энциклопедиясен булдыру бик күп кешеләрнең тырышып эшләүләрен таләп итә. Бу эшкә авыл җирлекләре үзидарәләре, мәктәпләр укытучылары һәм укучылары, һәвәскәр туган якны өйрәнүчеләр, китапханәчеләр һәм башкалар җәлеп ителде. Вакыт күп түгел, ә эшнең очы-кырые күренми төсле. Нәрсәләребез әзер икән соң? Бу сорауга галимә Лариса Айнутдинова өлешчә җавап бирде.
– Безнең институт тарафыннан басып чыгарылгын китап һәм белешмәләрдә Әлки ягы хакында әзер материаллар шактый, – диде ул. – Әйтик, “Татарстан Республикасы торак пунктлары” басмасында 73 авыл турында мәгълүмат тупланган. Рус һәм татар телләрендә басылып чыккан “Татар энциклопедиясе” Әлки төбәгенең табигате, торак пунктлары, күренекле шәхесләре турында мәкаләләр бар. “Югалган торак пунктлар” белешмәлегенә җир йөзеннән юкка чыккан 19 авылыгыз кертелгән. Без бу басмаларны әзерләгәндә язма чыганакларга таяндык, шуңа да бу  мәгълүматлар тарихи дөреслеккә максималь якын. Бу яклар кешеләр тарафыннан бронза чорында ук үзләштерелә башлаган, шуңа да тарих биредә гаять кызыклы. Ләкин, кызганычка каршы, бөтен җирдә дә аңа караш тиешле дәрәҗәдә сакчыл түгел. Шуны белегез: үз тарихыгыз беренче чиратта нәкъ менә сезгә –шунда яшәүчеләргә кирәк бит! – дип тәмамлады ул сүзен.
Профессор Рафаил Шәйдуллин энциклопедия төзүгә кагылышлы таләпләргә тукталды.
– Әлки төбәге иң аз өйрәнелгән яклар исемлегендә. Моны фәнни нигезгә таянып эшләргә кирәк. Энциклопедия ярдәмендә без тарихны саклыйбыз, чөнки ул – китаплар китабы, анда тормышның бөтен яклары чагыла, - дип эшнең ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен кисәтеп алды ул.
Галим шактый озак сөйләде, энциклопедия мәкаләләренең нинди кагыйдәләр буенча язылырга тиешлеген дә аңлатты.

Тарих эзләре рәсми чыганакларда

Халык исәбен алу элек тә булган, һәм бу документлар шактый әйбәт сакланган икән. Төбәкне өйрәнү һәм җәмгыяви-мәдәни тикшеренүләр үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Сергей Белов унтугызынчы гасырда халык исәбен алу документларына таянып, элек авылларыбызда нинди катлау кешеләре яшәгәнен сөйләде. Татар морзалары, дәүләт крестьяннары, салым түләүчеләр, лашманнар... Бу атамалар үзләре генә дә “Минем бабам кем булды икән соң?” дигән сорау тудырырга, тарих белән кызыксыну уятырга сәләтле бит!
Тарих фәннәре кандидаты Станислав Фәйзуллин районның 20 нче гасыр тарихына күчеп, бездә булган административ үзгәрешләр хакында сөйләде. Бусы үзенә бер кызык: район үзәге статусын алу өчен Базарлы Матак белән Түбән Әлки авыллары арасында шактый озак вакыт  “тартыш” булган икән бит! Район әле зурайтылган, әле кайбер авыллары Кузнечиха, Юхмачы районнарына кушылу сәбәпле кечерәеп калган. Шунысы гаҗәп: утызынчы елларда Әлки районында 60 меңләп кеше яшәгән! Бер квадрат километр мәйданга 29,6 кеше туры килгән! Бу саннарны ишеткәч, бүгенге демографик халәтебез бигрәк тә аяныч булып тоела шул...
– Базарлы Матак шактый зур рус-чуаш авылы булып, биредә ел саен ике ярминкә үткәрелгән, аларга ерак төбәкләрдән дә сәүдәгәрләр агылган. Гомумән, авылда эшмәкәрләр катламы көчле булган. Әле 1917 елдан соң да атна саен үтә торган базарга бөтен тирә-яктан халык җыела булган. Бу Базарлы Матакны икътисади яктан нык үстергән – биредә кирпечтән салынган торак йортлар, эшлекле биналар күп төзелгән. Һәм авылның район үзәге булу өчен “көрәштә” җиңеп чыгуы да гаҗәеп түгел, –дип гаять кызыклы итеп сөйләде галим.

Геройларыбыз алтау гына түгел

Күрше Ульяновск өлкәсеннән килгән кунагыбыз – шагыйрь,  Россия язучылар берлеге әгъзасы Николай Марянин безне галимнәрдән ким шаккаттырмады. Бу фидакарь зат Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм орденнар белән бүләкләнгән 537 әлкиле хакында энциклопедик мәкаләләр туплап алып килгән. Әйтеп бетергесез олы хезмәт бит бу!
Советлар Союзы Геройлары арасында Әлки районыннан чыккан 6 кеше барлыгын, аларның исемнәрен яхшы беләбез. Николай Викторович батыр әлкилеләрнең күбрәк булуын раслады безгә.
Ул Саклану министрлыгы архивларында утырып, сугышта катнашкан күп кенә әлкилеләрнең биографиясен ачыклый алган. Аның әйтүенчә, 235 әлкиле Кызыл Йолдыз, 93 якташыбыз төрле дәрәҗәле Дан, 15 кеше бик сирәкләргә эләккән Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән икән. Семен Беловның батырлыгы Александр Невский, Василий Алексашин Богдан Хмельницкий орденнарына лаек булган. Тагын өч якташыбыз тиңдәшсез батырлыклары өчен Герой исеменә тәкъдим ителеп тә, Кызыл Йолдыз орденнары белән генә бүләкләнгән. Дан орденының ике, өч дәрәҗәсен алучылар да аз түгел.
– Архивларны өйрәнгәндә искиткеч фактларга тап булдым. Әлкилеләрнең батырлык үрнәкләре шулкадәр масштаблы, шулкадәр тиңдәшсез! Әллә соң Бөек Ватан сугышында җиңүне әлкилеләр генә тәэмин итте микән, дип тә уйлап куйдым. Ә күпме якташыгыз медальләргә лаек булган! – дип күңелләребездәге горурлык хисен буй җитмәс югарылыкка күтәрде Николай Марянин. Билгеле, без, батыр ата-бабаларыбыз варислары, аларның исемнәрен белергә, батырлыкларын онытмаска тиешбез. Моның өчен аларны район энциклопедиясенә кертү тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев