Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гараж карагын тотканнар

​​​​​​​Узган атнада полициянең кизү тору частенә Чуаш Борнаенда яшәүче берәү шылтыратып, хуҗалыгыннан эш кораллары югалу турында хәбәр итә.

 

Хокук сакчылары оператив чаралар кулланып, караклыкта шикләнүчене “кайнар эзләрдән” табып тоткарлыйлар. Ул үз заманында Чуаш Борнаенда эшләгән, хәзер район үзәгендә яшәүче берәү булып чыга. Кыек куллы ир-ат гаебен таный, аның өендә югалган электр пычкы һәм лобзик табыла. Карак кылган гамәле өчен үкенүен әйтә. Соң инде, аңа карата җәза чарасын суд сайлаячак. Һәрхәлдә бу ир үз намусына тап төшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев