Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гомерлек укытучының 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Бүген,4 гыйнварда, Иске Матак авылында яшәүче Советникова Надежда Семеновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган хөрмәтле педагогка әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин котлау телеграммасы юллаган.

Надежда Семеновнаны олы юбилее белән район башлыгы Александр Никошин да кайнар котлады, иң изге теләкләрен ирештерде.

Тәбрикләүләргә Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов, мәктәп директоры Мария Чванова да кушылды.

Мария Николаевна Надежда Советникованың үзенең укытучысы булуын да әйтте, аны һәрчак олы хөрмәт белән искә алуларын билгеләп үтте.

Юбиляр үзен шулай олылаганнар өчен рәхмәтләрен җиткерде, һәрчак кайгырту, ихтирам тоеп яшәвен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев