Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гражданнар оборонасы команда-штаб өйрәнүләре башланды

Бүген, 30 гыйнварда, районда гражданнар оборонасы команда-штаб өйрәнүләре башланып китте.

Өйрәнүләрдә катнашучылар иртәнге сәгать 5 тә телефон элемтәсе буенча кичекмәстән җыелырга дигән фәрман алдылар. Билгеләнгән вакытка барлык хезмәтләр дә урында иде. Алар гражданнар оборонасы җитәкчелегенә өйрәнүләргә әзер булулары турында хәбәр иттеләр. Аннан өйрәнүләрдә катнашучы барлык хезмәтләр шартлы рәвештә тудырылган гадәттән тыш хәлләр буенча чара күрү биремнәрен үтәүгә күчтеләр.

Өйрәнүләр ике көн дәвам итәчәк. Әлеге чара гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын хәвефсезлеген һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында үткәрелә. Дүрт ел элек шундый өйрәнүләрне район хезмәтләре, тиешле әзерлектә булуларын күрсәтеп, “яхшы” билгесенә үтәгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев