Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында грипптан вакциналау дәвам итә

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенә сентябрь ахырына грипптан 4034 доза вакцина кайтарылды.

Бу планлаштырылганның (8220) яртысы диярлек.

Хәзерге вакытта 3000 ләп әлкиле грипптан прививка ясатып өлгергән. Тагын 1034 балага да ясалган прививка.

Белгечләр әйтүенчә, былтыр Татарстанда грипп белән 636 кеше авырган. Аларның берсе дә прививка ясатмаган булган.

Грипп белән авырып киткән хезмәткәр 10 көнләп эшкә сәләтсез була, авыру катлауланып китсә, бу вакыт 3-4 атнага сузыла. Узган елда ОРВИ һәм грипп икътисадка 285 миллион 560 мең сумлык зыян китергәннәр.

Бүген вакциналау – гриптан саклануның бердәнбер нәтиҗәле ысулы. Һәм моны 10 ноябрьгә кадәр эшләргә кирәк, чөнки гриппка каршы ышынычлы калкан булдыру өчен прививка ясатканна соң 1-1,5 ай вакыт таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев