Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Җиңү бәйрәме яңа форматта узды

Бүген, 9 Майда, район үзәге Базарлы Матакта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантана күп еллар буе килгән традиция буенча узмады.

Эпидемиология вәзгыяте белән бәйле рәвештә район үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле каршында митинг булмады.

Шулай да илебез, халкыбыз өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү көне тантаналы  билгеләп үтелде. Ул яңа форматта, халык катнашыннан башка узды.

Сәгать 10 да Азат итүче солдат һәйкәле янына район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев, район ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин килделәр.

Шулвакыт һәйкәл яныннан автоколонна узды. Бәйрәм колоннасында (автопробег) ДОСААФ җәмгыяте автомобильләре, ретро җиңел машиналар, махсус хезмәтләр автомашиналары хәрәкәт итте. Машина әрҗәләрендә, Бөек Ватан сугышы чорын хәтерләтеп, солдат гимнастеркаларыннан берничә кеше байрак тотып бара иде.

Колонна узганнан соң хәрби комиссар Виктор Лаврентьев район халкына Бөек  Җиңүнең 75 еллыгы белән котлау җиткерде. Әлеге котлау видеога яздырылып социаль челтәрләргә урнаштырылды.

Аннан район җитәкчеләре Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәкләр, веноклар салдылар. Яу кырында башларын салганнарны һәм сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев