Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң күп сөт тапшыручыларны, сөт җыючыларны һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру осталарын хөрмәтләделәр

Иң күп сөт тапшыручыларны, сөт җыючыларны һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру осталарын район слетында хөрмәтләделәр.

Слетта катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучы, ял, бәйрәмнәргә карамыйча эшләп,  сыйфатлы продукция җитештерүче һәм хәзерләүче уңганнарның хезмәтен югары бәяләде, аларга рәхмәтләрен җиткерде. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев авылларда нәтиҗәле эшләүче фермерларның, гаилә фермаларының, крестьян хуҗалыкларының уңышларын барлады. Ул шулай ук  республикада эшләп килгән программаларда тагын да активрак катнашырга чакырды.

Аннан слет кунаклары сәхнәгә чакырылып бүләкләнде. Ә инде иң-иңнәренә Александр Никошин саву аппаратлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев