Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң матур чыршы – Хәмитовлар гаиләсенеке

Яңа елны иң матур “бизәнеп” каршылаучылар - Базарлы Матакта яшәүче Рәшит һәм Сөембикә Хәмитовлар.

Бу хакта Яңа ел алдыннан район мәдәният йортында узган бал-маскарадта игълан ителде. Район күләмендә игълан ителгән Яңа ел бәйгесендә Хәмитовларга беренче урын бирелде.

Икенче урында – Базарлы Матактан Фәнис Хәйбуллин гаиләсе. Өченче урынга Александр һәм Лидия Толстовлар (Базарлы Матак) лаек дип табылды.

Җиңүчеләргә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Авылдашларына бәйрәм кәефе өстәгән, олыларга да, балаларга да шатлык бүләк иткән бу гаиләләргә зур рәхмәт.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев