Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң олы киленгә 62 яшь

​​​​​​​Район ЗАГС бүлеге белгече Розалия Сафина әйтүенчә, үтеп баручы елда никахларын теркәүчеләрнең иң олысына 70 яшь, аның кәләшенә 62 яшь тулган. 

 
Икесенең дә инде моңарчы гаиләләре булган. “Олы яшьтәге кешеләрнең ялгызлыктан котылып гаилә корулары аеруча сөендерә. Статистика раславынча, тулы гаилә белән яшәүчеләрнең гомере ялгызакларныкына караганда шактый озын”,–дип раслыйлар ЗАГС хезмәткәрләре. 
Иң яшь кәләшләргә 18 тулган, ел дәвамында шундый өч кыз кияүгә чыккан. 
Быел районда теркәлгән 77 никахның 22 се  ир я хатын өчен беренче түгел. Бу очракларда 9 ир-ат, 13 хатын-кыз икенче тапкыр гаилә корырга булганнар. 
Кызганычка каршы, аерылышучылар саны да борчый: 2021 елда 48 гаилә таркалган. Бу өйләнешүчеләрнең 62 процентын тәшкил итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев