Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң яхшы роликлар авторлары ачыкланды

Мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте яшь инспекторлары агитбригадалары ясаган видеороликлар конкурсы үткәрелде. 

 
Ул ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм район мәгариф идарәсе тарафыннан уздырылды, Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган иде.
Кыска видеороликлар ярдәмендә балалар ни өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген, юлларда игътибарсызлыкның нәрсәгә китерүен күрсәтергә тырыштылар.
 Составында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе вәкилләре дә булган жюри игътибарына 20 эш тәкъдим ителде. Балалар бакчалары арасында иң яхшы видеороликларны Иске Тахтала авылыннан “Ручеек”, Яңа Салманнан “Ромашка” һәм Хузангай балалар бакчасы коллективлары әзерләгән дип танылды.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары берләшмәләре арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең “Светофорик” командасы җиңде. Конкурста җиңүчеләргә истәлекле дипломнар һәм принтер, музыкаль үзәкләр, йомшак уен комплекслары, велосипедлар, ортопедик келәмнәр, өстәл уеннары кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев