Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында җиңел атлетика кроссы булды

Буген район узәгендә "Спорт экстремизмга каршы" шигаре астында җиңел атлетика кроссы булды. Анда район мәктәпләреннән 80 укучы катнашты.

Яшь спортчыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде. Ул hәркемгә уңышлы   старт, әйбәт финиш теләде.

Кызлар 1000 метрлы дистанциягә йөгерде. Аны 3.02 минутта узып, Иске Матак мәктәбе укучысы Виолетта Семенова җиңуче булды. Икенче урында- Базарлы Ма так мәктәбеннән Динара Гарифуллина (3.03 минут).  Шул ук уку йортыннан Венера Гарифуллина дистанцияне 3.04 минутта «буйсындырды».

Өч мең метрга йөгерештә финишка Базарлы Матак урта мәктәбеннән Ранил Әхмәтҗанов иң тиз килеп җитте (8.52 минутта). Иске Матак мәктәбеннән Артем Тукмаков дистанцияне 9.02 минутта утте. Базарлы Матак мәктәбеннән Айрат Усманов өченче булды, аның нәтиҗәсе- 9.23 минут.

Бу ярыш киләсе атнада узасы "Милләт кроссы"на узенә курә репетиция дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев