Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Игътибар – балалар!” профилактика акциясе башланды

20 майдан 3 июньгә кадәр республикада “Игътибар – балалар!” профилактика чарасы үткәрелә.

Әлеге акция балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатында оештырыла. Быелның дүрт аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда дүрт баланың гомере өзелгән, 101е җәрәхәтләнгән. Статистика мәгълүматларын анализлау күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең өчтән бере диярлек җәйге айларда була.

“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында район ЮХИДИ хезмәткәрләре төрле профилактика чаралары үткәрәчәк. Бу – балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә дистанцион өйрәтү, балаларны йөрткәндә кагыйдә бозуларны кисәтү максатында йөртүчеләрне тикшерү, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру, мәктәпләргә һәм савыктыру лагерьларына илтә торган юлларның, юл билгеләренең, светофорларның торышын тикшерү һ.б.

Ата-аналар да үз балаларының иминлегенә бик җитди карасыннар иде. Хәвеф чыгарга мөмкин булган урыннарда, шул исәптән юл тирәләрендә аларны караучысыз калдырырга ярамый. Кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобильләрдә һәм йөк машинасы кабинасында баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус җайланмалар файдаланып кына йөртү зарур. Шул ук вакытта дәүләт автоинспекциясе 7 яшьтән узган балаларны да транспортта махсус җайланмаларда йөртергә киңәш итә.

Шуны истә тотыйк: балалар – юл хәрәкәтендә катнашучыларның яклауга иң мохтаҗлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев