Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ике кеше фейерверк аттырган өчен штрафка тартылган

​​​​​​​“01” хезмәткәрләре өчен Яңа ел яллары ничек узган? Бу телефонга шылтыратучылар булганмы?

  Әлеге сораулар белән Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Радис Инсаповка мөрәҗәгать иттек.

–Бәхеткә, бу ялларда янгын хезмәте диспетчеры пультына шылтыратулар булмады. Бәйрәм алдыннан авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә безнең хезмәткәрләр үткәргән кисәтү чаралары нәтиҗәсе бу,– дип саный ул.

Каникуллар чорында янгын хезмәте вәкилләре пиротехник эшләнмәләрне файдалану кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаганнар. Нәтиҗәдә Базарлы Матакта яшәүче ике кеше тиеш булмаган урында фейерверк аттырган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аларга 2 мең сум күләмендә штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев