Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ике кибет директоры штрафка тартылган

Кибет директорлары штрафка тартылган

Полиция хезмәткәрләре көн саен битлек-перчатка режимының ничек үтәлүен тикшерү буенча рейдлар үткәрәләр.

Республикада коронавирус белән бәйле чикләүләр шактый йомшарды. Әмма әле  кибетләрдә, җәмәгать транспортында, таксида битлектән һәм перчаткадан булу мәҗбүри.

Хокук тәртибе сакчылары даими рәвештә район хакимияте вәкилләре белән берлектә әлеге объектларда битлек- перчатка режимының ничек үтәлүен тикшерәләр.

-Кибет - даруханәләрдә, җәмәгать транспортында һәм таксида һәркем битлектән, перчаткадан булырга тиеш.Сәүдә урыннарында шулай ук социаль дистанцияне саклау мөһим. Бу таләпләрнең үтәлүен андагы хезмәткәрләр тәэмин итәргә бурычлы. Әйтик, сатып алучылар битлек һәм перчатка кулланмый икән, алар гына түгел, кибет җитәкчеләре дә административ җаваплылыкка тартыла,- ди полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы Раил Мирзазанов.

Узган атнада сатып алучыларның битлек- перчатка режимын үтәвен тәэмин итмәгән өчен район үзәгендәге ике кибет директоры штрафка тартылган. Административ штраф күләме 1 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев