Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ике мең ярымнан артык өйдә янгын хәбәрчеләре куелган

Торак йортларда һәм фатирларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру – ут-күздән саклануның ышанычлы бер юлы.

Әлеге җайланма, төтен чыгуга, көчле сигнал белән куркыныч турында кисәтә. Аның тавышы, игътибарны җәлеп итү генә түгел, тирән йокыда булган кешеләрне уятырга да сәләтле.

Әлки һәм Спас районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, безнең районда да янгын хәбәрчеләре үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәткән. Соңгы өч елда торак йортларда чыккан биш янгында бу җайланмаларның вакытында сигнал бирүе аркасында 12 кешенең, шул исәптән биш баланың гомере сакланып калган.

“Районда ике мең ярымнан артык гаиләгә автоном янгын хәбәрчеләре республика Президенты программасы нигезендә бушлай куелды. Ут-күздән саклануга юнәлтелгән мондый чара беренче чиратта күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкәннәр, инвалидлар яши торган йортларда башкарылды”, – ди Радис Инсапов.

Инспектор әйтүенчә, бу җайланмаларны үзеңә сатып алырга да була. Аны урнаштыру авыр түгел, моны белгечләр ярдәменнән башка да эшләргә мөмкин. Җайланма барлык кирәкле запчастьләр белән комплектланган. Ул батареялар ярдәмендә эшли.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев