Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Инвалидлар Спартакиадасы үткәрелде. ФОТО

Татарстанда инвалидлар җәмгыяте оешуга 30 ел, районда шундый ук оешма барлыкка килүгә 15 ел тулу уңаеннан “Алинә” спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән әлкилеләр өчен спартакиада үткәрелгән иде.

 Ул көтелгәннән дә күңеллерәк, киңрәк булып чыкты, анда катнашучыларның активлыгы белән исне китәрде.
Спорт бәйрәмен район башлыгы Александр Никошин ачып, анда катнашучыларны сәламләгәч һәм уңышлар теләгәч, авыл җирлекләреннән килгән командалар җиде төр ярышларда көч сынаштылар. Ир-атлар, хатын-кызлар, бертигез тырышлык, җиңүгә омтылыш күрсәтеп, өстәл уеннарында (тенннис, шахмат-шашка, йөзүдә, ату һәм авырлык күрсәтүдә, “Күңелле стартлар”да һәм ГТО нормативлары саналган күнегләрдә иң акыллы, иң җитез, иң көчле һәм тизләрне ачыкладылар. Мондый ярышларда үзләрен иркен тоючы Николай Атаманов, Ришат Хәлиуллин, Илшат Фәхриев, Туйбикә Сираева, Илсөяр Шаяхмәтова, Илшат Нуретдинов, Фаик Камалов, Петр Бровковлар һәр төрдә диярлек әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Пауэрлифтингта (штанга күтәрү) Таңсылу Садретдинова үзен күрсәтте.
Бәйрәм спорт ярышларына гына кайтып калмады: биредә бакча җимешләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анда катнашучылар үзләре үстергән иң эре бәрәңге, иң тәмле алма ишеләрне матурлап-бизәп күрсәтә дә белделәр. Балалар исә шунда ук ясалган рәсемнәрен күргәзмәгә куеп күрсәттеләр. Ярыш-конкурсларда һәркем эше, уңышы хупланды, бүләкләнде.
Бәйрәм булгач, сыйлы булсын дип күп итеп сумса, пироглар пешерттек, компот әзерләдек, карбыз кисеп куйдык, виноград тәкъдим иттек. Кунаклар теләгән саен өстәлләр янына килеп сыйланып алдылар.
Шулай итеп, бәйрәм әйбәт оешып, бик күңелле үтте, килүчеләрне дуслаштырып, кәефләрен күтәреп җибәрде.
Айсылу Садретдинова,
район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев